1991 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән оеша.

Спектакльләрне балалар өчен татар телендә куючы махсус профессиональ театр беренче тапкыр 1918–1919 елларда Казанда булдырыла: Алафузов театры каршында балалар татар драма коллективы төзелә.

1923–1924 елларда Казансу аръягындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбе каршында балалар татар театр төркеме эшли.

1924–1930 елларда Татар дәүләт театры (хәзер Татар академия театры) каршында Касыйм Шамил җитәкчелегендә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр әзерләүче актерлар коллективы оеша.

Төркемдә Г.Арсаев, Г.Бикмуллин, А.Вәлиева, Гәрәева, Зарипов I, Зарипов II, Ишморатов, А.Камал, Кәримова, Кыямов, Р.Корманаева, Котдусов, Латыйпов, Мәҗитов, К.Мөхәммәтҗанов, И.Нуриев, Р.Самусова, Х.Фәйзуллина, Э.Шамил, Ф.Юнысов һәм башкалар була.

«Тычканга үлем — мәчегә көлке» (К.Шамил), «Ялкау Гали» (И.Казаков), «Пәрәмәч», «Йорт күсесе» (Г.Бакиров), «Парикмахер» (Т.Ченәкәй), «Әтәчләр кычкырганда» (Э.Шамил), «Шүрәле», «Хәйләкәр Таз» (К.Шамил, Г.Тукай әкиятләре буенча) һәм башка спектакльләр куела.

1932 елда Үзәк пионерлар клубы каршында Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) төзелә. Аның составында К.Шамил җитәкчелегендә татар төркеме оеша. Төркем 1934 елга кадәр яши һәм шәһәр предприятиеләре театрны акча белән тәэмин итүдән туктау сәбәпле таркала.

1944 елда Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институты каршында Татар театр студиясе ачыла. 1949 елда Казан ТЮЗы каршында аны тәмамлаучылардан торган татар төркеме оеша.

Репертуарына О.И.Пыжова тарафыннан диплом эшләре буларак куелган спектакльләр керә: «Васса Железнова» (М.Горький), «Болан-Патша» («Король-Олень», К.Гоцци), «Козы-Көрпеш һәм Баянсылу» (Г.Мөсрәпов). Төркемнең баш режиссеры итеп билгеләнгән К.Тумашева «Илдус» (Д.Аппакова), «Үги кыз» (А.Әхмәт), «Маякчы кызы» (Г.Гобәй повесте буенча) спектакльләрен куя. Төркем составында Ш.Әсфәндиярова, Р.Әхмәрова, Р.Бикчәнтәев, А.Галиева, Х.Гыйматдинов, Д.Ильясов, П.Исәнбәт, Г.Камалова, Х.Кумысников, Р.Сакаев, А.Хәйруллина, Г.Хөсәенов эшли.

Финанс кытлыгы туу сәбәпле, 1950 елда төркем таркатыла, актерларның бер өлеше Татар академия театры труппасына кабул ителә.

1987 елда нәни һәм яшүсмер тамашачылар өчен ТАССР Халык мәгарифе министрлыгы каршында Ф.Ә.Хәбибуллин җитәкчелегендә татар театр студиясе оеша.

Куелган спектакльләр: «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев), «Мәхәббәт моңы» (А.Айдар), «Сандугачлар килгән безгә» (И.Юзеев), «Уеннан уймак» (З.Шаһиморат), «Атылган йолдыз» (Ф.Бәйрәмова).

1991 елда студия Казан татар яшь тамашачылар театры итеп үзгәртелә.

2007 елда театрга Габдулла Кариев исеме бирелә. 

Ул башта Островский урамындагы 12 йортта урнашкан була, аннан аңа Елга аръягындагы элекке Алафузов театры бинасы бирелә.

2015 елда «Әкият» мәдәни үзәгенең бер залында вакытлыча урнаша.

2018 елның март ахырында Татар яшь тамашачылар театры  элеккеге Офицерлар йорты бинасына күчә.

Труппа составында РФнең атказанган, ТРның халык артисты Н.В.Сафин, ТРның халык артисты Ф.А.Галиев, ТРның атказанган артистлары Г.Э.Габитова, Ф.Х.Кәлимуллин, И.Д.Камалиев, Х.М.Сөнгәтуллина, артистлардан М.З.Мәхмүтов, И.З.Низамиев, Г.Ф.Фазылҗанова һәм башкалар эшли.

Баш режиссеры — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты Р.М.Әюпов.

Театрның репертуарында: «Сак-Сок» (Р.Батулла), «Килмешәк» (Х.Ибраһим), «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин), «Тапкыр егет» (Д.Аппакова), «Алтынбәк һәм Су кызы» (М.Гыйләҗев), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Король Лир» (У.Шекспир) һәм башка әсәрләр.

Автор Ю.А.Благов