Тарихы

XIV йөзгә кадәр нигез салына, XVII йөзнең икенче яртысында таркалганнан соң, кабат торгызыла. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Омар исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тире эшкәртү, сәүдә итү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (аларның берсе 1904 елгы проект буенча төзелә), тегермән, тире эшкәртү йорты, 10 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1022,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Омар волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Уразбахты авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда – авылда “Уразбахты” авыл хуҗалыгы кредит ширкәте, 1930 елда – “Чулпан” колхозы (тиздән таркала), 1931 елда “8-е Марта” колхозы (беренче рәисе – М.Гатин) оештырыла. 1961 елда аңа Киров исемендәге колхоз берләштерелә (Анчутино һәм Шарманка (хәзер юкка чыкканнар), Рус Кирмәне авыллары). 1994 елда “8-е Марта” күмәк предприятиесе (2004 елга кадәр), 2009 елда “Передовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Төп авыл хуҗалыгы специальләшүе – бөртекле культуралар үстерү һәм терлек азыгы җитештерү. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда 1 нче мәчет бинасында мәктәп ачыла, 1966 елда – сигезьеллык, 1977 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1981 елда) янып юкка чыга. Аның урынына Рус Кирмәне авылының үгәртеп корылган мәктәп бинасы күчерелә. 1983 елда (1984 елда) яңа урта мәктәп ачыла, 2002 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2011 елда ябыла (балалар Урта Кирмән урта мәктәбендә укый).

1923 елда элекке мәчет бинасында клуб ачыла, 1967 елда, яңа бина төзелгәннән соң, мәдәният йорты итеп үзгәртелә, шунда ук китапханә урнаша (1968 елдан).

Мәдәният йорты каршында “Мөнәҗәт” татар фольклор ансамбле эшли (2007 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – Р.Г.Гәрәев).

1978–2005 елларда балалар бакчасы эшли. 1935 елда кулак крәстиян С.Исмәгыйлев йортында фельдшер-акушерлык пункты ачыла, 1983 елда башка бинага урнаштырыла, 2026 елда (башка мәгълүматлар буенча, 2017 елда) яңа типтагы бина төзелә.

1992 елда “Зиннур” мәчете төзелә.

Төзекләндерелгән 5 чишмә бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана: Уразбахты зираты һәм Уразбахты авыллыгы. Авыл зиратында эпиграфик истәлекләр – кабер ташлары (фаразланганча, XIV йөзгә нисбәтле), авылда агач мәчет (төзелү вакыты билгеле түгел, манарасы 1990 елларга кадәр була) сакланган.

Халык саны

1782 елда – 48 ир-ат;
1859 елда – 726,
1897 елда – 1349,
1908 елда – 1496,
1920 елда – 1489,
1926 елда – 1164,
1938 елда – 1311,
1949 елда – 808,
1958 елда – 715,
1970 елда – 837,
1979 елда – 670,
1989 елда – 568,
2002 елда – 413,
2010 елда – 307,
2017 елда – 261 кеше (татарлар – 99,6%, марилар – 0,4%).