Биографиясе

1936 елның 14 июлендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1959), «Красный строитель» заводында (Бишкек шәһәре) план бүлеге икътисадчысы, цех башлыгы булып эшли.

1964 елдан Кыргызстан ССР Фәннәр академиясенең Икътисад институтында, 1976–1983 елларда Кыргызстан ССР Дәүләт план комитетының Икътисад һәм планлаштыруның икътисади-математик ысуллары фәнни-тикшеренү институтында җитештерүче көчләрне үстерү һәм урнаштыру бүлеге мөдире.

1983 елдан РСФСР Дәүләт план комитеты Үзәк икътисад фәнни-тикшеренү институтының Төньяк-көнбатыш филиалында хезмәт ресурслары һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе секторы мөдире.

1992 елдан Россия Федерациясе Дәүләт милке белән идарә комитетының Хосусыйлаштыру проблемалары дәүләт институтында (Санкт-Петербург) әйдәп баручы хезмәткәр, 1994–1997 елдан Санкт-Петербург мэриясенең Матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләре комитетының икътисад бүлеге белгече.

Фәнни тикшеренүләре җитештерүче көчләрне үстерү һәм урнаштыру, дәүләтнең базар икътисады белән идарә итүе һәм аны көйләве, иҗтимагый җитештерүнең нәтиҗәлелеге теориясен эшләүгә карый.

Ленинград «Ватан» татар җәмгыяте президенты (1990 елдан).

Хезмәтләре

Темпы, пропорции и эффективность общественного производства в Киргизской ССР. Фрунзе, 1976.

Автор – Ф.С.Зыятдинов