Тарихы

1750 елларда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, он тарту кәсепчелеге, Уральск шәһәреннән аз тозлы балык ташу тарала.

1883 елгы мәгълүматлар буенча, авылда күн заводы һәм 10 вак-төякләр кибете була.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша, Архангел Михаил чиркәве (1889–1902 елларда төзелә; архитектура истәлеге), земство һәм чиркәү-приход мәктәбе, земство почта станциясе, 2 су тегермәне, һәр сишәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3907 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спиридонов волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Зеленая Роща авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Пролетарий” колхозы оештырыла. 1959 елдан – “Дружба” колхозы, 1970 елдан – “Зеленая Роща” совхозы (үзәк утары – Зеленая Роща авылы), 1976 елдан – “Татнефть” берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгы составында, 1980 елдан – “Лениногорскнефть” НГДУ балансында, 1997 елдан – “Зеленая Роща” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2005 елдан – “Союз-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Зеленогорск” җитештерү комплексы.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2004 елдан), Архангел Михаил чиркәве (1991 елда реставрацияләнә) бар.

Мәдәният йорты каршында “Винай веле” мордва фольклор коллективы (2014 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Макар латко” һәм “Баба-каль” чишмәләре бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Спиридоновка курганнары төркеме табыла.

Күренекле кешеләре

В.П.Игнатьев (1918–1992) – график, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагогика фәннәре кандидаты.

Халык саны

1859 елда – 617,
1883 елда – 1205,
1889 елда – 1437,
1897 елда – 1720,
1900 елда – 1715,
1910 елда – 2387,
1920 елда – 2252,
1926 елда – 2208,
1938 елда – 1320,
1949 елда – 934,
1958 елда – 1070,
1970 елда – 767,
1979 елда – 549,
1989 елда – 311,
2002 елда – 237,
2010 елда – 196,
2017 елда – 162 кеше (84% – мордвалар, 8% – руслар).