Күптән түгел генә күп тюркологлар кушма фигыльләрне телнең лексик берәмлеге итеп танымыйлар. Хәзерге вакытта әлеге фигыльләрнең тел үзлеге киңрәк һәм тирәнрәк өйрәнелә һәм аларны кушма лексик берәмлек буларак аерып күрсәтү критерийлары билгеләнә.

Шуңа карамастан, алар әлегә төрки сүзлекләргә кертелмәгән. Шундый типтагы кушма фигыльләр шулай ук япон (А.А.Пешковский) һәм һинди (А.П.Баранников) телендә бар. Ул берәмлекләр әлеге телләрнең грамматикалары кысаларында өйрәнелә һәм аларның сүзлекләренә кертелә. Үзләренең төзелеше һәм мәгънәсе буенча төрки кушма фигыльләр югарыда искә алынган телләрнең фигыльләреннән бернәрсә белән дә аерылмый. Алар төрки лексиканың бик бай өлешен тәшкил итәләр һәм кайбер сүзлекләргә дә кертелгәннәр инде, аерым алганда, Татар теленең аңлатмалы сүзлегенә. Без аларны башка төрки сүзлекләргә кертергә дә вакыт җитте дип саныйбыз.

Сылтама ясау өчен: Ганиев Ф.А. Теоретические вопросы составных глаголов в тюркских языках и проблема их лексикографирования // Научный Татарстан. 2008. №1. С.93–98.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Фоат Әшраф улы Ганиев, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы