ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Җир эшләре халык комиссариаты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1924 елның 25 апреленнән 1935 елның 30 августына кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 733 саны чыга.

1930 елның 25 февраленә кадәр «Крәстиян газеты» исеме белән басыла. 1932 елның 18 октябрендә «Авыл хуҗалыгы эшчесе» газетасы белән берләштерелә.

Төрле елларда мөхәррирләре — С.Фәйзуллин, Г.Толымбай, И.Агишев, Г.Кушаев, Т.Имаметдинов, Н.Мансуров, Г.Нәбиев.

Актив авторлар арасында — И.Бибиков, Ш.Вәлиев, Г.Галиев, М.Гали, М.Парсин, К.Рәхим, Г.Төхфәт, А.Хәлим, М.Якуб.

«Колхоз газетасы»ның күчмә редакциясе 1931 елның 1 мартыннан 10 маена кадәр Сарман районында «Колхоз газетасы» чәчүдә» (28 сан, мөхәррире — Ш.Рәмзи), 1932 елның язында Актаныш районында «Колхоз газетасы» Актанышта» газеталарын чыгара.

«Колхоз газетасы»ның төп бүлекләре: «Советлар Союзында», «Чит илдә», «Татарстан хәбәрләре», «Казан яңалыклары», «Татарстан авыллары буйлап», «Республика басуларында», «Авыл хезмәткәрләренә киңәшләр».

1930 елда тоташ күмәкләштерүләр башлангач, газета исемен алыштыра, «Колхозлар үсә», «Алдынгы колхозлар», «Колхоз ударниклары» һәм башка яңа рубрикалар ачыла.

Юнәлеше

Төп игътибар авыл хуҗалыгында производство үсеше мәсьәләләренә бирелә.

Агроном һәм ветеринар белгечләрнең язмалары даими басылып бара. Республиканың авыл хуҗалыгы тормышы мәсьәләләре киң яктыртыла. Шулай ук илдә баручы индустрияләштерү турында материаллар басыла.

Татарстан вәкилләренең Донбасс шахталарында эшләве турында мәкаләләр урын ала, редакция «Донбасс эшчесе» газетасы белән үзара сәхифәләр дә алмаша.

«Колхоз газетасы»нда авыл җирендә мәдәният, халык мәгарифе үсеше, наданлыкка каршы көрәш, авыл китапханәләре, клублары эшчәнлеге турында язмалар басыла. «Колхоз газетасы» җанлы һәм аңлаешлы телдә төрле тематика, бай иллюстрацияләр белән чыга. Яшь талантларга (К.Әлми, Х.Миңнеханов, М.Ногман, Г.Сәгъди һ.б.), шулай ук танылган әдипләрнең әсәрләренә дә (Ф.Кәрим, С.Рәфыйков, Г.Теләш) урын бирелә.

Әдәбият

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925). Казань, 1978; 

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). Казань, 1979;

Татарская энциклопедия. Казань, 2006. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор –  Т.М.Насыйров