Биографиясе

1922 елның 22 ноябре, Казан — 1994 елның 24 феврале, шунда ук.

1950 елда Казан консерваториясен (К.Цветов классы) тәмамлый.

1945–1974 елларда Татар опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты. 1961 елдан Казан консерваториясендә укыта (1974–1983 елларда ялгыз җырлау кафедрасы мөдире).

З.Г. Хисмәтуллина Леонора ролендә

(«Трубадур», Дж.Верди)

Иҗаты

З.Г. Хисмәтуллина Су Анасы ролендә

(шул исемле әсәр буенча, А.Даргомыжский)

Опера сәхнәсендә 40 тан артык партия башкара: Аида (шул исемендәге әсәр буенча, Дж.Верди), Чио-Чио-сан (шул исемендәге әсәр буенча, Дж.Пуччини), Тоска (шул исемендәге әсәр буенча, Дж.Пуччини), Татьяна, Лиза («Евгений Онегин», «Пики дамасы», П.Чайковский), Леонора («Трубадур», Дж.Верди), Земфира («Алеко», С.Рахманинов), Каракаш, Аембикә («Алтынчәч», «Түләк һәм Сусылу», Н.Җиһанов), Әлфия («Самат», Х.Вәлиуллин), Галия («Тапшырылмаган хатлар», Җ.Фәйзи) һ.б.

Җырчының күпкырлы концерт репертуары тематик программаларны да («Муса Җәлил һәм музыка», «Тукай һәм музыка», «ХХ гасыр композиторлары» һ.б.) үз эченә ала.

Җырчының тавышы — матур аһәңе, яңгыравыклы булуы, башкаруы дикциясенең төгәллеге, тәэсирлелеге, образлылыгы, югары техник үзенчәлеге һәм сәнгатьчәлеге, башкарыла торган әсәрнең эчтәлеген тирәнтен ачып бирә белү осталыгы белән аерылып тора.

Укучылары — Ә.Заһидуллина, З.Сәхәбиева, Г.Казанцева, Р.Маликов.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980.

Автор — Ф.Ш.Салитова