Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Салагыш исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сумала кайнату, сәүдә эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәктәп була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1561,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Салагыш волостенда. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Салагыш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1992 елдан, 2006 елдан Салагыш урта мәктәбе филиалы), клуб, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

З.Г.Максудова (1897–1980) – археограф;

Ш.Г.Максудова (тәхәллүсе – Гөлшаһидә) (1926–2009) – тәрҗемәче, язучы.

Халык саны

1859 елда – 228,
1887 елда – 370,
1905 елда – 488,
1920 елда – 776,
1926 елда – 662,
1938 елда – 698,
1949 елда – 527,
1958 елда – 460,
1970 елда – 431,
1989 елда – 299,
2002 елда – 250,
2010 елда – 201,
2015 елда – 215 кеше (татарлар).