- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (21.3.1940), подполковник (1958)
1912 елның 18 гыйнвары, Вятка губернасы Малмыж өязе, хәзерге Балтач районы Куныр авылы – 1975 елның 18 октябре, Казан, туган авылында җирләнә.
Кызыл Армиягә чакырылганчы (1934) мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый, колхозда, агач хәзерләүдә үлчәүче булып эшли.
Кече лейтенантлар (1938), Команда составын камилләштерү (1943) курсларын, Югары офицерлар бронетанк мәктәбен (1947) тәмамлый.
1934 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша, 7 нче армиянең 86 нчы мотоукчыдивизиясе 128 нче танкка каршы дивизион батарея командиры.
Төньяк-Көнчыгыш фронт гаскәрләре составында 1940 елның 3–9 мартында Виипури шәһәре (хәзер Выборг шәһәре) өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Кече лейтенант Х.И.Ибраһимов җитәкчелегендәге батарея Вилайоки авылы янында, дошманның ут нокталарын бастырып, пехотаның уңышлы һөҗүменә булышлык итә. Аннан соң Фин култыгы бозы аша дошманның Виипури янында ныгытылган районы тылына чыга һәм аны яулаганда пехотага артиллерия уты белән ярдәм итә.
Бөек Ватан сугышында бронепоездлар отряды белән җитәкчелек итә, үзйөрешле артиллерия полкы командиры урынбасары була.
Сугыштан соң Совет Армиясендә командирлык вазифаларын дәвам итә.
1954 елдан запаска җибәрелә, Казанда яши.
Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Балтач шәһәр тибындагы поселогында Геройлар аллеясында Х.И.Ибраһимов бюсты урнаштырыла. Балтач һәм Куныр авылларында аның исеме белән урамнар атала. Герой укыган Куныр мәктәбе бинасына мемориаль такта куела.
Бои в Финляндии. М., 1941. Ч. 2;
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 558, 572, 573;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 66.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.