Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда Бөреле җәнлек совхозына хезмәт күрсәтәчәк тимер юл станциясе буларак нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Биектау районына керә. 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Бөреле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселок территориясендә “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (2009 елдан), “Вольскцемент” ачык акционерлык җәмгыяте (2014 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

В.А.Бальзамов (1938 елда туган) – җыючы-слесарь, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган машина төзүчесе.

Халык саны

1949 елда – 106,
1958 елда – 70,
1970 елда – 173,
1989 елда – 89,
2002 елда – 123,
2010 елда – 98,
2017 елда – 84 кеше (татарлар – 51%, руслар – 48%).