Форма ясагыч, логик-мәгънәви һәм модаль кисәкчәләрне аерып карыйлар. Форма ясагыч кисәкчәләргә, сыйфат алдыннан килеп (иң-иң татлы) яки аның нигезен өлешчә кыскартып һәм п, м тартыклары ялганып (ап-ак, кап-кара), артыклык дәрәҗәсе ясаучы кисәкчәләр керә.

Логик-мәгънәви кисәкчәләргә чикләү, аерып кую (гына/генә, кына/кенә; бары, тик, бары тик; фәкать, исә), көчәйтү (ук/үк, да/дә, та/тә, ә, тагы, тагы да, хәтта), аныклау (нәкъ), инкяр итүне (түгел) белдерүче кисәкчәләр керә.

Модаль кисәкчәләргә саф модаль (билгесезлек, икеләнү төсмерләрен бирүче -дыр/-дер, -тыр/-тер кисәкчәләре: баргандыр, килгәндер), модаль-ихтыяри (үтенү, ялваруны белдерүче -чы/-че, -сана/-сәнә кисәкчәләре: китче, барсана), сорау (-мы/-ме, -мыни/-мени, ә: килдеме, танымыйсыңмыни), эмоциональ-экспрессив (раслау-ныгытуны белдерүче лабаса/ләбаса, ла/лә, бит, ич, соң, әле, инде кисәкчәләре: бирде ләбаса, бәйрәм бит, мактыйм әле) кисәкчәләр керә.

Кисәкчәләр, үзләренең мәгънә үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, бер үк вакытта теркәгечләр вазифасын да үти ала, шуңа күрә кисәкчәләр төркеме эчендә теркәгечле кисәкчәләр төркемен дә аерып күрсәтәләр.

Җөмләдә кисәкчәләрнең язылышы төрле. Кайбер кисәкчәләр үзләре бәйләнгән сүздән һәрвакыт алда килә. Аларның берише (өр-, чем-, ямь-, кып-, ап- һ.б.) сызыкча аша, икенчеләре (иң, җете, үтә һ.б.) аерым языла. Кисәкчәләрнең икенче төре үзләре бәйләнгән сүздән соң килә һәм ике төрле: а) гына/генә, кына/кенә, бит, ич, лабаса/ләбаса һ.б. Кисәкчәләр аерым; б) -мы/-ме, -мыни/-мени, -дыр/-дер, -че һ.б. кисәкчәләр кушылып языла. Кисәкчәләрнең өченче төре — әле, инде, соң һ.б. — үзләре бәйләнгән сүздән алда да, аннан соң да килә ала. Алар һәрвакыт аерым языла.

Кисәкчәләрне өйрәнүгә К.Насыйри, Җ.Вәлиди, Г.Алпаров һәм В.Хангилдин кебек күренекле галимнәр зур өлеш кертә.

Әдәбият           

Насыйри К. Әнмүзәҗ. К., 1895;

 Вәлиди Җ. Татар теленең грамматикасы. К., 1919;

Алпаров Г. Сайланма хезмәтләр (татар грамматикасы һәм гомуми тел белеме мәсьәләләре). К., 1945;

Хангилдин В. Татар теле грамматикасы. К., 1959;

Татар грамматикасы. Т. 2. Морфология. К., 2002.;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006.

Автор — М.Сәгыйтов