Эчтәлек

Татарстанда Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре берлегенә (Татпотребсоюз, 1993–2006 елларда «Татреспотребсоюз») керүче 36 район кулланучылар җәмгыятьләреннән (райпо), 4 кулланучылар берлегеннән (райпотребсоюз) гыйбарәт. Пайчылар саны — 34,7 мең кеше, шул исәптән Сатып алучы-кулланучылар кооперациясе системасында эшләүчеләр — 9,1 мең кеше. Тулай товар әйләнеше күләме — 4 млрд сум (республика товар әйләнешенең 2% чамасы), шул исәптән ваклап сату — 2,8 млрд сум, җәмәгать туклануы — 238 млн сум. Әзерләүләр әйләнеше — 465 млн сум. Сатып алучы-кулланучылар кооперациясе үзенең эшчәнлеген, башлыча, авыл җирендә гамәлгә ашыра. 2086 ваклап сату предприятиесе, шул исәптән 100 мең м2 мәйданда 2061 кибет эшли. Татарстан кулланучылар җәмгыятьләренә шулай ук «Коопторг» кулланучылар җәмгыяте керә, ул күмәртәле сәүдә белән шөгыльләнә: авыл җирендәге кулланучылар җәмгыятьләрен товарлар белән тәэмин итә. ТРда шулай ук пай взнослары нигезендә кредит, сату, тәэминат, торак, гаражлар төзү, авыл хуҗалыгы, бакчачылар, кәсепләр, ремонт һ.б. кулланучылар кооперативлары эшли.

Казанда кулланучыларның тәүге җәмгыятьләреннән берсе 1868 елда барлыкка килә, аның 3 сәүдә лавкасы, икмәк пешерү урыны була, үзенең әгъзаларына (40 кеше) ташламалы шартларда төрле куллану предметлары (утын, күмер) сата, төрле хезмәт күрсәтүләр (мунчалар, китап төпләү) белән шөгыльләнә. Пай взносы елга 5 сум тәшкил итә. 1870 елда җәмгыять банкротлыкка чыга һәм яшәүдән туктый. Спас-Затон кулланучылар җәмгыяте (1868 елда оеша) суднолар ремонтлау заводы эшчеләрен берләштерә (кооператив эшчәнлегендә алар пай взнослары һәм үзләренең хезмәтләре белән катнашалар). XIX йөз ахырында — XX йөз башында Казанда, аннары өязләрдә яңа кулланучылар җәмгыятьләре, шул исәптән Казанда Алафузовлар завод-фабрикаларының сәүдә-сәнәгать ширкәтенең җитен эрләү-туку мануфактурасы һәм күн заводы каршындагы кулланучылар җәмгыяте (1897) барлыкка килә. Җәмгыятьнең 187,6 мең сум еллык әйләнешле лавкасы, елга 33 мең пот чамасы икмәк пешерүче икмәк пешерү урыны була; пайчылар саны 481 кеше тәшкил итә (1909). Беренче бөтендөнья сугышы елларында Казан губернасында авыл кулланучылар кооперативлары (Тәтеш өязенең Чирү авылында, Чистай өязенең Биләр, Татар Баганалысы авылларында) оеша. Кооперативларның саны тиз темплар белән үсә. 1916 елда Казанда Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге барлыкка килә, Мәскәүдә, Воронеж һәм Сембер губерналарында бодай оны, көнбагыш мае сатып алу белән шөгыльләнгән Күмәртәле сатып алулар сәүдә җәмгыяте төзелә.

1917 елда Берлек Казан губерна кулланучылар җәмгыятьләре берлеге (Губсоюз) итеп үзгәртелә. Ел саен җәмгыятьләр саны 40 тан 820 гә, капитал 28,4 мең сумнан 252,4 мең сумга кадәр арта. Сугыш чоры шартлары товарлар кытлыгына китерә, сәүдә оешмаларын кредитлау начарая. 1918 елда Губсоюз составында 8,7 млн сум еллык әйләнешле 1004 кулланучылар җәмгыяте исәпләнә. Шул ук елда Казан үзәк эшчеләр кооперативы барлыкка килә, аның составына яшәп килгән кооперативларның зур өлеше, 30 мең пайчы, 40 азык-төлек — «сыйнфый паёк» бүлүче, 120 мең кешегә хезмәт күрсәткән 9 икмәк заводы һәм 3 көнкүреш хезмәте күрсәтү остаханәсе керә. Шулай ук шәһәр халкының төрле катлаулары вәкилләрен берләштергән гомумгражданнар кооперативы эшли, аның 35 бүлү урынлы 30 бүлекчәсе була, кооператив 65 мең гражданны икмәк һ.б. продуктлар белән тәэмин итә. 1919 елда бу кооперативлар, Казанда 200 мең кешене колачлап, Бердәм кулланучылар җәмгыяте (БКҖ) составына керә. Эшчеләр кооперативлары Паратск Затоны, Кукмара авылларында, Тәтеш шәһәрендә һ.б. торак пунктларда эшли. Бер үк вакытта БКҖләр өязләрдәге волостьларда да оештырыла (Алабуга өязендә — 41, Казан өязендә — 22, Лаеш өязендә — 20, Мамадыш өязендә — 12, Зөя өязендә — 11, Спас өязендә — 17 һ.б.). 1918–1920 елларда волостьларда төрле товар кибетләре төзелә, алар товар алмашу белән шөгыльләнә. Халык кытлык шартларында кулланучылар кооперативларына теләп керә, алар аша кирәкле товарларны сатып ала. 1930 еллар уртасына сатып алучы-кулланучылар кооперациясе үсеш алган сәүдә һәм җитештерү базалы эре хуҗалык оешмасына әверелә, сәүдәдә монополия били. 1941–1945 елларда фронт ихтыяҗларына эшли, җирле халык белән берлектә фронт буе полосасыннан эвакуацияләнүчеләргә (226 мең кеше) сәүдә хезмәте күрсәтә. 1950–1960 елларда кооператив сәүдә-җитештерү предприятиеләре челтәре шактый үсә, сәүдә әйләнеше 2,6 млрд сумга җитә. Шулай ук авыл хуҗалыгы продуктлары һәм чимал әзерләүләр, аларны эшкәртү гамәлгә ашырыла, күп кенә халык куллануы товарлары җитештерелә. 1970 елда сатып алучы-кулланучылар кооперациясе системасына 800 мең пайчысы булган 210 кулланучылар кооперативын берләштергән 35 район кулланучылар берлеге керә; эшләүчеләр саны 29,7 мең кешегә җитә; авыл җирендә 1,7 млн кешегә хезмәт күрсәтелә; сәүдә әйләнеше 543 млн сум тәшкил итә. 1980 елларда сатып алучы-кулланучылар кооперациясе авыл җирендәге сәүдәдә монополия саклый. Аның 5 меңләп ваклап сату сәүдә предприятиесе, 680 җәмәгать туклануы объекты була, 37 мең кеше эшли, 1,4 млн га кадәр кеше яшәгән 3500 торак пунктка хезмәт күрсәтелә. 1980 елда, 1970 ел белән чагыштырганда 67% ка артып, сәүдә әйләнеше 906 млн сумга җитә (республика күрсәткеченең 30% ы). Бу чорда оешмаларның җитештерү-техник базасын ныгыту буенча зур эш башкарыла.

1990 елда ваклап сатуда сатып алучы-кулланучылар кооперациясе товар әйләнеше 1,4 млрд сум тәшкил итә (1980 елга караганда 54,5% ка күбрәк). Күмәртәле сәүдә үсеш кичерә, аның әйләнеше 500 млн сумга җитә. 1990 елларның 1 нче яртысында сатып алучы-кулланучылар кооперациясе Белоруссия, Молдавия, Үзбәкстан, Украина, шулай ук Австрия, Италия, Иран, Кытай, Литва, Төркия, Шри-Ланка, Япония белән сәүдә итә. 1993 елдан Халыкара «Татреспотребсоюз» кооперация советын оештыручыларның берсе, 1994 елдан Халыкара кооперация альянсы (1999 елдан — РФ Сатып алучы-кулланучылар кооперациясе Центросоюзының состав өлеше) әгъзасы була. Илдә һәм ТРда социаль-икътисади үзгәртеп корулар чорында сатып алучы-кулланучылар кооперациясе оешмалары эшчәнлегенең күрсәткечләре күпкә түбәнәя. 1990 ел белән чагыштырганда, 1995 елда сәүдә әйләнеше 67% ка кими, 942,8 млн сум тәшкил итә. Шулай ук әзерләүләр, сәнәгать һәм азык-төлек товарлары җитештерү азая. 1990 елларның 2 нче яртысында — 2000 еллар башында базар мөнәсәбәтләренә күчү, катгый көндәшлек шартларында сатып алучы-кулланучылар кооперациясе предприятиеләре эшчәнлеген тамырдан үзгәртеп кору таләп ителә. Азнакай, Алабуга, Арча, Әлки, Бөгелмә, Кукмара, Мамадыш һ.б. районнардагы кулланучылар җәмгыятьләре сәүдә әйләнеше үсешен тәэмин итәләр, оешмаларның матди-техник базасы яхшыра. Кибетләр челтәре — дискаунтерлар оештырыла, анда аз керемле халык өчен товарларның киң ассортименты булдырыла. Сатып алучыларны җәлеп итүнең төрле формалары һәм алымнары кулланыла: даими клиентларга ташламалар, китереп бирү һәм урнаштыруны кертеп, зур габаритлы товарларны (йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы) кредитка сату, товарларны авыл хуҗалыгы продукциясенә алмаштыру, өйдән заказлар кабул итү, иң кирәкле товарларга ташламалар, кибетләрне кеше күп йөри торган урыннарда төзү һ.б.

Сатып алучы-кулланучылар кооперациясе өчен кадрларны Казан кооперация институты, Россия сәүдә-икътисад университеты институты (филиалы), Казан кооперация техникумы һәм аның Бөгелмә филиалы, 4 нче һөнәри лицей (Казан) әзерли.

Әдәбият  

Шакиров Р. Кооперация мәңгелек // Татарстан. 1998. № 4;

Низамиева Р. Хезмәт — кеше канаты, канатлы бул, канатлы... // Татарстан. 1998. № 8/9;

Баязитов К.С., Шакиров Р.В. Больше века на службе людям (Из истории потребительской кооперации Республики Татарстан). К., 1995. Авторлар — М.Җ.Гаитов, Е.П.Иванов