Авылга XVII йөздә нигез салына. 1930 еллар уртасына кадәр Әхмәтхуҗа исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1859 елда төзелә), 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 874 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Кышлау волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күңгәр авыл җирлеге составына керә.

Күмәкләштерү елларында авылда “Чулпан” колхозы оештырыла, 1951 елда “Удар” (Күңгәр авылы) һәм “Марс” (Югары Шашы авылы) колхозлары белән берләштерелә, 1957 елдан “Искра” колхозы итеп үзгәртелә.

Колхоз үсешенә аның рәисе Ф.А.Галиев зур өлеш кертә, аның җитәкчелеге вакытында колхоз миллионер була.

1993 елда колхозны бүлгәндә авыл “Күңгәр” колхозы составына керә, 2003 елдан “Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Ә.Галиев (1925 елда туган) – ТАССР һәм РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССРның атказанган агрономы, 1944–1993 елларда “Искра” колхозы рәисе, СССР Югары Советы депутаты.

Халык саны

1782 елда – 18 ир заты;
1859 елда – 488,
1897 елда – 806,
1908 елда – 756,
1920 елда – 771,
1926 елда – 692,
1938 елда – 547,
1949 елда – 442,
1958 елда – 396,
1970 елда – 474,
1979 елда – 434,
1989 елда – 433,
2002 елда – 412,
2010 елда – 426,
2015 елда – 421 кеше (татарлар).