Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 2,16 мең кв.км. Үзәге – Городище шәһәре (Пензадан 48 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 51,8 мең кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 14,1 мең кеше (1959 елда – 9845, 1970 елда – 12053, 1979 елда – 14,0 мең, 1989 елда –13,1 мең, 2010 елда – 17491 кеше).

Башлыча, Урта Әләзән (8779 кеше, иң зур татар авылларының берсе), Югары Әләзән (3065), Түбән Әләзән (2294) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Авылларга 1680 елларда хезмәтләре өчен бирелгән җирләрдә Темников татарлары нигез сала. Халкы игенчелек, терлекчелек, вак сәүдә белән шөгыльәнә.

1917 елга кадәр Урта Әләзәндә – дүрт, Югары Әләзәндә өч мәчет (XIX йөз башында төзелгәне сакланган) һәм 3 мәдрәсә эшли.

1920–1930 елларда районда ике татар мәктәбе ачыла. Хәзерге вакытта татар теле предмет буларак Урта Әләзәннең ике мәктәбендә, Югары Әләзән һәм Түбән Әләзән мәктәпләрендә өйрәнелә. 2000 еллар башына кадәр Городище педагогика училищесендә татар теле укытучыларын әзерлиләр.

Урта Әләзәндә «Дуслык» – хор, «Ритм» һәм «Яшь йолдызлар» – балалар бию; Түбән Әләзәндә «Ландышлар» – хор, «Каблучок» һәм «Яшьлек» – бию; Югары Әләзәндә «Туган як» хор коллективлары оештырыла. Ел саен Татар мәдәнияте көннәре, Сабан туе һәм башка милли һәм дини бәйрәмнәр, 2017 елда VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелә.

Хәзерге вакытта районда – унбиш, шул исәптән Урта Әләзәндә унбер мәчет эшли.

Урта Әләзән югары милли-икътисади һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе белән аерылып тора. Городище районы белән Татарстан Республикасының Питрәч районы арасында тыгыз мәдәни һәм икътисади элемтәләр урнаштырылган.

Күренекле кешеләре

Районда Советлар Союзы Герое Т.К.Кержнев, медицина фәннәре докторы, Р.Ә.Вяселев, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы И.И.Долотин (барысы да Түбән Әләзән авылыннан), Ф.Х.Бәхтиев, медицина фәннәре докторы Я.Ш.Востриков, ветеринария фәннәре докторы А.Х.Волков (барысы да Урта Әләзән авылыннан) туган.