Эчтәлек

Революциягә кадәрге рус чыганакларында Шаши-Спочинок исеме белән дә билгеле.

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; мәчет, мәктәп, тегермән, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2108 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Краснококшай (1919 елга кадәр – Царёвококшай) өязе Кышлау волостенда, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күңгәр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла, 1951 елда “Чулпан” колхозы (Түбән Шашы авылы) составына керә. 1957 елда “Искра” колхозы итеп үзгәртелә. 1993 елда колхоз бүленгән вакытта авыл “Күңгәр” колхозы составына керә, 2003 елдан “Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 101 ир заты;
1859 елда – 424,
1897 елда – 548,
1908 елда – 515,
1926 елда – 525,
1949 елда – 288,
1958 елда – 226,
1979 елда – 190,
1989 елда – 150,
2002 елда – 134,
2010 елда – 142,
2015 елда – 139 кеше (татарлар).