Характеристика

Авыл көйләре симметрик, тигез өлешле озынлыкта булуы, метрик үлчәменең җөплелеге, дүрт өлешле ангемитон һәм пентатон лад формалары, көйнең соңгы авазы өч мәртәбә кабатланган каданс әйләнеше белән аерылып тора.

Авыл көйләре татарларның башка лирик җыр жанрларыннан аермалы буларак, күмәк рәвештә дә башкарыла, ә XIX йөз ахырларында гармунга кушылып җырлана башлый.

Текстларның үзгәреп торуы сәбәпле, авыл көйләренең аерым исемнәре дә юк диярлек. Ә «Арча», «Күн авылы», «Минзәлә» кебек көйләрнең исемнәрендә алар барлыкка килгән төбәк исеме чагыла.

Авыл көйләренә җырлана торган дүртьюллыклар фольклористикада аерым жанр буларак йөри һәм кыска җырлар дип атала.

Әдәбият

Надиров И. «Кыска җыр» – короткая песня в устном народном творчестве // Вопр. татарского языка и литературы. Казань, 1969. Кн. 4.

Нигмедзянов М. Народные песни волжских татар. М., 1982.

Автор – З.Сәйдәшева