Гомуми мәгълүмат

Төньяк-көнбатыш Кавказның үзәк өлешендә, Кубань, Лаба, Белая елгалары бассейнында, Көньяк Федераль округ составында урнашкан. 1922 елда Черкесс автономияле өлкәсе буларак оештырыла, шул ук елда Адыгея автономияле өлкәсе итеп үзгәртелә, 1990 елдан – хәзерге исеме. Мәйданы – 7790 кв.км. Башкаласы – Майкоп шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 1252 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 451480 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2571кеше (1926 елда – 1322, 1959 елда – 1886, 1970 елда – 2154, 1979 елда – 2420, 1989 елда – 2666, 2002 елда – 2904 кеше).

Республика территориясендә татарлар

Идел буе татарлары республика территориясендә XIX–XX йөзләр чигендә урнаша башлыйлар. Башта алар Адыгеянең Афипсип, Джерокай, Егерухай, Нешукай, Понежукай, Пшекухабль, Пшизов, Хатажукай, Хачемзий авылларында урнашалар.

Татарларның күпләп күченүенең икенче дулкыны 1921–1922 елгы ачлык белән бәйле. Күбесенчә Пенза, Саратов һәм Сембер губерналарыннан күченәләр.

1929–1930 елларда «Нацмен» татар колхозы оештырыла (1935 елдан – Киров хуторы). 1933 елда монда Адыгеянең Хатажукая, аннан соң башка торак пунктларыннан 45 татар гаиләсе күченеп утыра.

Хәзерге вакытта татарлар, тупланып, Майкоп шәһәрендә, Кошехабель районының Политотдел һәм Отрадный хуторларында, Шовгенов районының Киров хуторында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Майкопта «Дуслык» татар җәмгыяте (1991 елдан, җитәкчесе – А.Ш.Ильясов) һәм Политотдел хуторында мөселман татарларның Диния җәмгыяте эшли. Республика территориясендә 44 мәчет бар, 2000 елда Майкопта Җәмигъ мәчет ачыла.

Майкоп шәһәрендә шулай ук татар якшәмбе мәктәбе (1993–1994 елларда һәм 1998 елдан), татар этнография милли музее (2004 елдан), «Дуслык» татар фольклор ансамбле, «Азат» һәм «Дуслык» татар халык җыры  ансамбльләре эшли. 2005 елдан Дуслык» мәдәни-агарту газетасы нәшер ителә.

Татарлар Адыгея Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы оештырган «Туган телеңне ярат һәм бел» конкурсында актив катнашалар. Ел саен «Каз туе» һәм Сабан туе бәйрәме үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Адыгея Республикасы белән Советлар Союзы Герое Х.Г.Гыйззәтуллин, РСФСРның атказанган тренеры А.М.Кадыйровның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.