Биографиясе

1917 елның 12 феврале, Таврия губернасы, хәзерге Кырым Республикасы Коп-Утуз авылы – 1989 ел.

1942 елда Ташкент авыл хуҗалыгын ясалма сугару һәм механикалаштыру инженерлары институтын тәмамлый.

Урта Азия авыл хуҗалыгы механикалаштыру һәм электрлаштыру фәнни-тикшеренү институтында (Ташкент) эшли, бүлек мөдире (1957 ел), директор урынбасары (1960–1964 еллар), директор (1974 елга кадәр); Ташкент авыл хуҗалыгы институтында аавыл хуҗалыгы машиналары (1983 елга кадәр) һәм Ташкент авыл хуҗалыгы ясалма сугару һәм механикалаштыру инженерлары институтында авыл хуҗалыгы машиналары кафедралары мөдире (1989 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре мамык игүне механикалаштыру һәм мамык җыю аппаратларын камилләштерүгә карый.

Мамык уңышы калдыкларын һәм мамык сабакларын җыю өчен машина төзи һәм гамәлгә кертә.

Бүләкләре

Ике «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Технологические основы и обоснование параметров рабочих органов машин для уборки хлопчатника. Ташкент, 1977.