Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Митрәй, Енаулова исемнәре белән дә мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар, дәүләт крәстияннәре һәм типтәрләр катлавына керә. Халкы игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1939 елда ябыла), 2 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2437 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Әсәй авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Сарсаз» колхозы (беренче рәисе – М.Хәсәнов) оештырыла 1944 елда колхоз Тельман исемендәге һәм Чапаев исемендәге 2 колхозга бүленә. 1949 елда колхозлар Чапаев исемендәге колхозга берләшәләр. 1968 елда колхоз составына «Кичү» колхозы (Әсәй авылы) керә. 1981 елдан «Әсәй» совхозы. 1989 елда «Митрәй» һәм «Әсәй» совхозларына бүленә. 2003 елда «Митрәй» совхозы «Митрәй» колхозы итеп үзгәртелә, 2010 елда «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1927-1928 елларда аерым яңа бина төзелә, 1969 елда – кирпеч бина).

1962 елда авылда клуб, ферма, ашлык саклау урыны төзелә.

Авылда балалар бакчасы (1970–1980 елларда, 1987 елда яңадан ачыла, 2015 елдан элекке мәктәп бинасында урнаша), мәдәният йорты, китапханә (1954 елдан, 1983 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан) эшли.

1997 елда мәчет ачыла. 2015 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында таш гасыр археология истәлекләре, Митрәй урта гасырлар авыллыгы калдыклары табылган.

Халык саны

1859 елда – 785,
1889 елда – 862,
1910 елда – 1109,
1920 елда – 1433,
1926 елда – 1460,
1938 елда – 1268,
1949 елда – 826,
1958 елда – 599,
1970 елда – 571,
1979 елда – 463,
1989 елда – 289,
2002 елда – 361,
2010 елда – 358,
2015 елда – 325 кеше (татарлар).