Эчтәлек

Балалары булмаган карт белән карчык камырдан ир бала әвәлиләр һәм аңа Камыр батыр исеме кушалар. Малай бик тиз үсеп җитә, гайре табигый көчкә ия була, әмма яшьтәшләрен кыерсыта, кулларын, аякларын сындыра торган була. Авылдашлары һәм картның таләбе буенча Камыр батыр өйдән чыгып китә. Юлда ул ике каһарманны очрата. Үзара сугышып алганнан соң, алар дуслашып китәләр. Өчесенең дә дошманы — «Үзе бер карыш, сакалы биш карыш» кушаматлы явыз карт-җен була. Камыр батыр, сугышып, аны җиңә, соңыннан үзе чибәр бер кызга өйләнә.

«Камыр батыр»да баласызлык һәм могҗиза белән дөньяга килү кебек әкияти мотивлар каһарманнар сугышы һәм явыз көчләрне җиңү кебек эпик мотивлар белән үрелеп бара.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Әкиятләр. К., 1977. 1 кит.;

Урманче Ф. Әкиятләр // Татар халык иҗаты: Дәреслек. К., 2002.

Автор – Ф.И.Урманчеев