Таш гасырда шулай ук агач, сөяк, тире, каен тузы, үсемлек җепселләре һ.б. киң файдаланыла, аның соңгы чорында, неолитта, яңа материал – керамика барлыкка килә.

«Таш гасыр» атамасы фәнгә 1816–1819 елларда археолог К.Ю.Томсен тарафыннан кертелә.

Татарстан территориясендә таш гасыр истәлекләрен А.Х.Халиков, М.Г.Косменко, О.Н.Бадер, М.З.Паничкина, З.А.Абрамова, Р.С.Габәшев, М.Ш.Галимова һ.б. өйрәнә, аларның төрләрен һәм чорларын билгели.

Хронологик кысалары

Таш гасырның хронологик кысалары – фаразланганча, кешенең хайваннар дөньясыннан аерылган вакытыннан (3 млн еллар чамасы элек) алып металл барлыкка килгән вакытка кадәрге (Борынгы Көнчыгышта 8–9 мең еллар чамасы элек, Европада 6–7 мең еллар чамасы элек, Татарстан территориясендә 3–4 мең еллар элек) чор.

Архелогик чорлары

Борынгы таш гасыр – палеолит (3 млн еллар элек – безнең эрага кадәр 10 мең ел), урта таш гасыр – мезолит (безнең эрага кадәр 10 мең – 5 мең ел), яңа таш гасыр – неолит (безнең эрага кадәр 8–3 мең ел) аерып күрсәтелә.

Неолитка кадәр кешелек бары тик үзләштерүче тормыш рәвеше (җыючылык, аучылык, балыкчылык һ.б.) алып бара, неолит чорында игенчелек һәм терлекчелек барлыкка килүен чагылдырган беренче мәгълүматлар ачыклана, җитештерүчән хуҗалык формалаша башлый.

Таш гасыр тарихын археологик чорларга бүлү күбесенчә таш индустриядәге үзгәрешләр белән бәйле: һәр чорга ташны телүнең һәм аны икенчел эшкәртүнең аерым бер алымнары, эшләнмәләрнең үзенчәлекле яки аеруча киң таралган үзенчәлекле формалары хас була.

Таш гасыр борынгы община строеның барлыкка килү, чәчәк ату һәм таркалу чорларына туры килә.

Таш гасырны бронза гасыр алмаштыра. Алар арасын кыска вакытлы күчеш чоры – энеолит били. Аның эзләре һәркайда да очрамый, хөкем сөрү вакыты төрлечә.

Палеолит

Түбәнге палеолитны борынгы казылма кешеләр — палеоантроплар (австралопитеклар, питекантроплар) дәвере дип исәпләү кабул ителгән, ул чуерташтан эшләнгән хезмәт кораллары, кул кискечләре һ.б.ның өстенлек итүе белән аерылып тора.

Урта палеолит неандерталь тибындагы кешеләрнең таралуы һәм чакматаштан эшләнгән хезмәт коралларының (ярчыкларның) өстенлеге белән үзенчәлекле.

Татарстанда әлеге чорның иң борынгы истәлекләре – «Красная Глинка» туктаулыгы һәм Иделнең уңъяк ярында (Тәтеш районы территориясе) урнашкан торулыклар.

Югары палеолит хәзерге типтагы кешеләр – кроманьонлылар һәм хезмәт кораллары ясауның пластинкалы-кисү техникасы барлыкка килү белән бәйле.

Бу чорга Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары территориясендә һәм Кама тамагы тирәсендә урнашкан истәлекләр (Кама Тамагы II туктаулыгы, Сөйки Кичүе поселогы янындагы торулык) карый.

Мезолит

Мезолит өчен җәя барлыкка килү һәм пластинка, геометрик формалы хезмәт кораллары киң таралу хас.

Татарстан территориясендә мезолит Чулман тамагы культурасы, Чулман буе культурасы истәлекләрендә, шулай ук Кабык-Күпер II туктаулыгында чагыла (пластинкалардан һәм ярчыклардан эшләнгән хезмәт кораллары – балталар, өтергеләр, кыргычлар һ.б.).

Неолит

Неолит чорында таштан хезмәт кораллары ясау иң югары камиллек дәрәҗәсенә ирешә: кешеләр таш эшләнмәләрне шомарта, аларны тишә һ.б. техник операцияләр башкара беләләр.

Татарстан территориясендә таш гасыр истәлекләренең күпчелеге неолит чорына карый: туктаулыклар, торак һәм хуҗалык корылмалары, шомартылган таш хезмәт кораллары, төрле керәч эшләнмәләр һ.б. (кара: Идел-Чулман культурасы). Ширбәт II, Лебедино II (Спас районы) һәм Рус Әҗбие (Актаныш районы) туктаулыклары неолит культурасының эталон истәлекләре булып тора.

Татарстан территориясендә таш гасыр энеолит чоры белән тәмамлана – бакыр металлургиясе барлыкка килә, таш хезмәт кораллары белән бергә бакыр хезмәт кораллары кулланыла башлый (кара: Волосово культурасы, Гарино-Бор культурасы).

Әдәбият

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969.

Косменко М.Г. Мезолит Среднего Поволжья. М., 1971.

Косменко М.Г. Основные этапы развития мезолитической культуры в Среднем Поволжье // Советская археология. 1972. № 3.

Гладилин В.Н. Проблемы раннего палеолита Восточной Европы. Казань, 1976.

Галимова М.Ш. Памятники позднего палеолита и мезолита в устье Камы. М., 1999.

Автор –Р.С.Габәшев