1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында урнашкан.

Үзәге — Болгар шәһәре.

Мәйданы — 2022,1 кв.км.

Халкы 2017 елда — 19566 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча руслар — 66,5%, татарлар — 30%).

Район 46 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 20 августында раслана.

Герб тасвирламасы

«Яшел җир өстендәге алтын җирлектә ике катлы, тешле, кара капка а́ркалы һәм югары катында шундый ук тәрәзәле көмеш манара».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, туры почмаклы тукымада герб фигуралары сурәтләнгән: аскы чиге буйлап тукыма киңлегенең 1/6 өлеше киңлегендә яшел буй тоташкан һәм уртада кара капка а́ркалы һәм югары катында тәрәзәле ике катлы ак манара».

Символика нигезләмәсе

Спас районы гербы Казан губернасының Спасск тарихи гербы нигезендә булдырыла. Бу герб 1781 елның 18 октябрендә (иске стиль буенча) Иң югарыда раслана, анда болай диелә: «Калканның югары өлешендә Казан гербы. Түбәнендә алтын кырда борынгы манара, ул бу яңа шәһәр янында борынгыда татар шәһәре Болгар булганлыгы билгесе. Андагы манаралар хәзерге вакытта да җимерелмәгән килеш торадыр». Герб композициясе Спас җиренең бай тарихын чагылдыра: хәзерге район территориясендә Идел буе Болгар дәүләтенең (X–XIII йөзләр) борынгы башкаласы булган. Геральдикада манара терәк, ышанычлылык, рухи көч символы буларак билгеле. Алтын — ихтирамны, байлыкны, тотрыклылыкны, акылны; көмеш — сафлык, камиллек, гыйффәтлелек, тынычлык һәм үзара аңлашуны символлаштыра; яшел төс сәламәтлек, табигать, тереклек үсешен; кара төс мәңгелек, зирәклек, тыйнаклыкны гәүдәләндерә.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм Г.Бушканец (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Нугаев һәм Р.Мәхмүтов (Болгар).