Эчтәлек

Идел-Нократ елгалары, Югары һәм Урта Идел буенда урнашкан. В.А. Городцов тарафыннан табыла, атамасы Владимир өлкәсе Волосово авылы янындагы торулыкка бәйле рәвештә бирелә.

Урта Идел буенда Волосово культурасы истәлекләрен А.Х. Халиков, В.П. Третьяков, В.В. Никитин һ.б. тикшерә.

А.Х. Халиков фикеренчә, Урта Идел буендагы Волосово культурасы истәлекләре безнең эрага кадәр 3 нче меңьеллыкның соңгы чиреге – 2 нче меңьеллыкның икенче чиреге аралыгы белән билгеләнә. Фин-пермь кабиләләреннән калган дип фараз ителә.

Волосово культурасының хуҗалык итү ысулы Гарино-Бор культурасына якын.

Волосово культурасы халкы табигать нигъмәтләрен җыю, аучылык, балыкчылык белән көн күргән, соңрак терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгән.

Урта Идел буе археологик истәлекләрендә тораклар җиргә иңдереп корыла, бер-берсе белән тоташкан дүртпочмаклар рәвешендә була, торак уртасында учаклар һәм хуҗалык базлары урнаша.

Балчык савыт-саба кулдан әвәләп ясала, аңа уртача зурлыктагы һәм эре тешле тарак эзе төшерелә. Чүлмәк балчыгына органик калдыклар, вакланган бака кабырчыгы кушыла.

Әүвәлге чорда савыт-саба калку төпле, киң авызлы итеп ясалган, соңрак тигез төпле чүлмәкләр, банка сыман савытлар җитештерелә.

Эш кораллары ясауда Чулман буе культурасына хас неолитик ысуллар күзәтелә.

Волосово культурасының соңгы дәвере истәлекләрендә бакыр эретү-кою эзләре табыла (бакырдан эш кораллары, бизәнү әйберләре һ.б. ясала), шулай ук кеше һәм җәнлек рәвешендә чакматаштан ясалган фигураларны да очратырга мөмкин.

Татарстанда Волосово культурасы истәлекләре Казанның Киров районы Займище авылы, Яшел Үзән районының Октябрьский посёлогы, Апас районының Кече Күккүз авылы һ.б. урыннарда очрый.

Әдәбият

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969.

Крайнов Д.А. Волосовская культура. Эпоха бронзы лесной полосы СССР. М., 1987.

Третьяков В.П. Волосовские племена в Европейской части СССР в III–II тыс. до н. э. Л., 1990.

Никитин В.В. Каменный век Марийского края. Йошкар-Ола, 1996.

Автор – Р.С. Габәшев