1938 елның 4 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан. Чуаш һәм Мари Республикалары белән чиктәш.

Үзәге — Яшел Үзән шәһәре.

Мәйданы — 1402 кв.км.

Халкы 2017 елда — 165283 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 47,7%, руслар — 47,5%, чуашлар — 2,2%).

Район 106 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 15декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Көмеш пута белән бүленгән һәм шундый ук металл белән нәзек итеп төгәлләнгән сыек зәңгәр очлык өстендәге яшел җирлектә жезл урынына чүкеч куелган чорналган алтын кадуцей урнаштырылган көмеш җилкәнле алтын каек; кадуцейның барлык өлешләре нәзек итеп җете кызыл белән каймаланган».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге буйлап өстән аска 1/45:1/9:1/9:1/9 нисбәттә чиратлашкан ак һәм зәңгәр буйлар урнашкан туры почмаклы зәңгәр тукыма; тукыманың яшел өлеше уртасында, өске ак буйга терәлгән, кадуцей рәвешендә ике елан уралган авыш сары чүкеч куелган ак җилкәнле сары каек».

Символика нигезләмәсе

Гербның төп фигурасы — каек — районның алдынгы икътисади тармагы, суднолар төзелешен чагылдыра. Яшел Үзән шәһәрендә А.М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы урнашкан. Җилкәндәге чүкеч — районның төп сәнәгать предприятиеләреннән берсе — «Серго исемендәге завод» (ПОЗИС) җитештерү берләшмәсенең символы. Кадуцей (бу очракта еланнар белән уратылган чүкеч) — уңышлы сәүдә билгесе. Калканның яшел төсе район исемен чагылдыра. Аннан кала, яшел төс — табигать, сәламәтлек, экология, үсеш символы. Зәңгәр төс районның эшчәнлегендә әһәмиятле роль уйнаган Иделне гәүдәләндерә. Көмеш пута — район аша узучы Мәскәү–Казан федераль трассасының (М 7) аллегорик билгесе. Көмеш — намус, зыялылык, рухилык (рухият) символы. Алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт билгесе.

Авторлар коллективы

М.Деркунский (Каменск-Шахтинский), С.Когогин (Яшел Үзән), Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов һәм В.Мишин (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково).