1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан.

Чуаш Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — шәһәр тибындагы Апас посёлогы.

Мәйданы — 1047,5 кв.км.

Халкы 2017 елда — 20172 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 90,7%, руслар — 4,8%, чуашлар — 3,9%).

Район 73 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 30 сентябрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Җете кызыл (кызыл) җирлектә өстеннән сулдан уңга каратып салынган алтын икмәк башаклары үреме белән камап чикләнгән һәм калканның аскы кырыена кадәр дулкынсыман төшеп торган көмеш тасма белән бәйләнгән алтын кыр чәчәкләре бәйләме чолгаган яшел тау. Өске өлештә — яктыртучы алтын кояш, ике ягында да аңа карап очучы, күтәрелгән канатлы шундый ук металл шәүлегәннәр».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча бормаланган сары–кызгылт-сары икмәк башаклары үреме белән тигез булмаган ике — кызыл һәм яшел өлешләргә бүленгән туры почмаклы тукыма; яшел өлеш бормаланган һәм тукыманың аскы читенә юнәлгән тасма белән бәйләнгән сары–кызгылт-сары чәчәк бәйләме тагылган (үрем өстеннән) тигезлек уртасындагы стильләштерелгән тау хасил итә».

Символика нигезләмәсе

Төбәкнең рельефы формалашуда иске елга юлының уң як яры тирән ерымнар белән ергаланган Зөя елгасының йогынтысы зур. Күпсанлы ерымнар һәм калкулыклар Татарстанның Идел елгасының уңъяк ярында урнашкан бу төбәгенә уртак исем биргән — Тау ягы. Гербтагы башаклар һәм такыя белән уратылган тау сурәте район ландшафтының гомуми үзенчәлекләрен һәм Апас районының нигездә авыл хуҗалыгы районы булуын күрсәтә. Башаклар һәм такыя район үзәге Апас исеменең беренче хәрефенә охшатып урнаштырылган. Көмеш тасма Апас районы аркылы ага һәм аның кабатланмас табигый байлыгы булган Зөя елгасын сурәтли. Кояш — яшәү җылысы, җитешле тормыш, тотрыклылык символы — аллегорик рәвештә Апас районының икътисади яктан алга киткәнлеген раслый.

Гербтагы кош сурәте районның күптөрле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын чагылдыручы табигый байлыкларын аңлата. Шәүлегән — тынгысыз җырчы кош сурәтләнү район халкының хезмәт сөючәнлеген һәм бай рухи мәдәниятен күрсәтә. Гербның символикасы төсләр гаммасы белән тулыландырыла: алтын төс — уңыш, муллык, акыл һәм абруй; көмеш — сафлык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу; кызыл — кыюлык, көч, хезмәт сөю, матурлык һәм бәйрәм; яшел — табигать, сәламәтлек, яшьлек, үсеш билгесе.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково); Р.Заһидуллин һәм Ф.Галиев (Апас), А.Ваһапов (Кама Тамагы) катнашында.