Биографиясе

1941 елның 10 мае, Уфа шәһәре –2010 елның 2 гыйнвары, Казан.

С.Х.Габәшинең улы.

Р.С.Габәшев Казан университетын тәмамлый (1968).

1974 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, 1992 елдан Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәгенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1993 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге Татарстан Республикасының археологик картасын төзүдә катнашканы өчен бирелә.

Хезмәтләре Идел буе һәм Урал төбәкләренең таш һәм бакыр гасырлар археологиясе мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Второе Татарско-Азибейское поселение // Древности Икско-Бельского междуречья. Казань, 1978.

Тенишевский («Сорокин бугор») энеолитический могильник // Новые памятники археологии Волго-Камья. Йошкар-Ола, 1984 (автордаш).

Нижнее Прикамье в эпоху неолита // Очерки по археологии Татарстана. Казань, 2001.

Население Нижнего Прикамья в 5–3 тысячелетиях до нашей эры. Казань, 2005.