Гомуми мәгълүмат

Ульяновск өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 1768 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Карсун поселогы (Ульяновск шәһәреннән 100 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 22960 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 3327 кеше (2010 елда – 2674 кеше). Татарлар, тупланып, Нугай Иле (2016 елда – 576 кеше), Уразай (326), Аксу (239), Татар Горенкие (169) авылларында; катнаш: шәһәр тибындагы Карсун (808) һәм Языково (652) поселокларында, Беловодье (114), Прислониха (58), Сосновка (49) һәм Сухой Карсун авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

XVII йөз уртасында, Карсун-Сембер чик сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә, район территориясендә татарлар саны күпкә арта. Курмыш өязеннән йомышлы татарлар, хезмәт итү өчен, монда күчерелә.

XX йөз башында һәр татар авылында мәчетләр эшли (Совет хакимияте чорында ябылалар); Нугай Иле (1840 елдан), Татар Горенкие (1867 елдан) һәм Уразай (1897 елдан) авылларында мәктәпләр була.

1932 елда Нугай Иле авылында җидееллык татар мәктәбе ачыла. Хәзерге вакытта татар теле Нугай Иле (шулай ук «Чишмә» балалар бакчасы эшли), Татар Горенкие һәм Уразай авылларында предмет буларак өйрәнелә.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең район бүлекчәсе, татар театр (Нугай Иле авылы) һәм вокаль (Уразай һәм Языково авыллары) иҗат коллективлары эшли. Уразай һәм Нугай Иле мәдәният йортлары каршында татар халкы мәдәнияте һәм көнкүреше музейлары ачыла. Ел саен район Сабан туе үткәрелә. 2014 елдан районда татар мәдәнияте айлыгы уздырыла.

Уразай (1884 елдан, совет чорында да эшли), Аксу (1986 елдан), Нугай Иле (1997 елдан), Татар Горенкие (1998 елдан) авылларында, район үзәгендә мәчетләр эшли.

Карсун районы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелә.

Күренекле кешеләре

Карсун районында ветеринария фәннәре докторы М.Г.Хәбибуллов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Җ.Л.Семерханов (икесе дә – Нугай Иле авылы), медицина фәннәре докторы Р.И.Аляветдинов (Татар Горенкие авылы) туган.