Авылга 1740 елларда Иске Чаллыдан Бибай Белкиев җитәкчелегендә күченеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Татар Бибай Чаллысы, Бибай Чаллысы исемнәре белән дә билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар, шул исәптән керәшеннәр). Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1851 елда авылда мәчет төзелә (элеккесе 1840 елга кадәр ачыла). 1892 елда иске мәчет урынына яңасы төзелә (1937 елга кадәр эшли, 2009 елга кадәр әлеге бинада авыл клубы була).

XX йөз башында авылда мәктәп (1895 елда 15 ир һәм 7 кыз бала укый), җил тегермәне, 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1269,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ромодан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Чаллы авыл җирлегенә керә.

1929 елда авылда “Кызыл Актай” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Актай” совхозы, 1979 елдан – “Ярыш” совхозы, 1989 – 2003 елларда – “Чаллы” совхозы составына керә.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авыл клубы (2009 елдан башлангыч мәктәп бинасы, 2016 елдан яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.М.Мусин (1923–1994) – партия эшлеклесе, журналист, философия фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлегенең Татарстан өлкә комитеты секретаре (1951–1954 еллар), “Коммунист Татарии” журналы мөхәррире (1959–1969 еллар), Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитетында мәдәният бүлеге мөдире (1969–1984 еллар),ТАССРның Югары Советы депутаты (1960–1965 еллар).

Халык саны

1782 елда – 67 ир заты;
1859 елда – 432,
1897 елда – 671,
1908 елда – 674,
1920 елда – 813,
1926 елда – 648,
1938 елда – 547,
1949 елда – 462,
1958 елда – 442,
1970 елда – 434,
1979 елда – 348,
1989 елда – 189,
2002 елда – 155,
2010 елда – 124,
2015 елда – 134 кеше (татарлар).