XV йөз уртасында Бөек Новгородта җирләре була, XV йөз ахырында алар елганың түбән агымы тирәсендәге шәһәрләргә күчереләләр. 100 елдан соң Молоствовлар Мәскәү йомышлы дворяннары исәбенә керәләр.

Салтан һәм Улан Семёнович Молоствовлар XVII йөз башында Түбән Новгород өязенең Березопольский станында җирләр билиләр. Улан (? — ?) — Яранскида яши, Зөя кешесе (свияженин). 1652 елда аның Зөя дисәтинәсендә язылган хезмәт өчен бирелгән җир биләмәсе 750 чирек була. Оныклары: Дмитрий Иванович (? — 1724) — Зөя кешесе, 1692 елдан стольник, 1697 елдан Уфада воевода, 1703 елдан «йомышчы казанлылары булган дүртенче стольник». Иван Иванович (? — 1717 елга кадәр) — Мәскәү дворяны (1692 елдан), «Казанда Низовый полкта хезмәт итүче унынчы дворян» (1703 елдан). 1691 елда аңа бертуганының уллары Андрей һәм Иван Дмитриевич белән бергә Казан өязендә Кама аръягы чик сызыгы буенда җирләр бирелә (һәрберсенә 720 шәр чирек). Иван Дмитриевич (? — 1736 елга кадәр) — Зөя кешесе, стряпчий (1703), үз эскадронында капитан (1709), майор (1716). Казан губернасында селитра заводы хуҗасы. 1 нче ревизия вакытында Казан губернасының Зөя өязендә аның исеменә 357 ир-ат крепостной крәстиян языла. Улы Лев Иванович (? — 11.2.1768) — прапорщик (1736), Олонецк полкы кавалериясе поручигы (1743), Вологда полкы кавалериясе капитаны (1749), майор (1755), отставкадагы секунд-майор (1761). 1760 елларда Казан губернасында ата-бабаларына бүлеп бирелгән барлык җирләр белән идарә итә. 1273 ир-ат крепостной крәстияне була.

1770 еллардан Казан губернасы Спас өязенең Рождественское (Өчкүл) һәм Никольское авылларында Молоствовларның 2 нәсел тармагы оеша. Нәселнең өлкән тармагын нигезләүче — Христофор Львович Молоствов (3.5.1757 — 11.5.1842, Никольское авылында җирләнә) — отставкадагы гвардия прапорщигы (1785), библиофил. Аның китапханәсендә «Никольское китапханәсендә сакланган китаплар исемлеге» буенча 272 исемдәге 524 том исәпләнә. Уллары Валериан (24.7.1792 — 27.8.1813, Лион шәһәре, Франция), Памфамир (12.5.1793 — 4.7.1828, С.Петербург) һәм Таврион (21.8.1795, Казан — 9.1.1844, С.-Петербург), 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813–1814 елларда Көнбатыш Европа илләренә яуларда катнашалар. Валериан Таврионович (8.8.1828, Казан — 31.3.1909, Никольское авылында җирләнә) — хакыйкый статский советник (1898), Венгриягә яуда (1849), Кырым сугышында (1853–1856) катнаша. 1862–1864 елларда Спас өязенең 3 нче участок мировой арадашчысы, 1872–1887 елларда мактаулы мировой судья, 1896 дан император галиҗәнаплары сарае шталмейстеры. 1866 ның 23–24 августында ул, бертуганы — подполковник, Казан хәрби губернаторы адъютанты Александр Таврионович (8.8.1829, Казан — 21.7.1891, Спас өязенең Ширбәт авылында җирләнә) белән бергә Никольское авылындагы утарында тәхет варисын — булачак император Александр III не кабул итә, аның хөрмәтенә ау оештыра. Лев Валерианович (1.10.1875, Казан — 1921, Кукша кальгасы) — галиҗәнап лейб-гвардия гусарлар полкы корнеты, 1910 елдан отставкадагы полковник, 1911–1917 елларда Спас өязе дворяннары башлыгы. Гражданнар сугышында катнаша. Александра Валериановна (2.9.1886, Никольское авылы — 23.9.1945, Яшел Үзән шәһәре) 1918 елда Никольское авылында сакланган гаилә китапханәсендәге китаплар, архив һәм сәнгать әсәрләре тупланмасының тасвирламасын төзи һәм Казанга алып килә. Алар дәүләт милкенә әверелә (гаилә китапханәсе китаплары һәм кулъязмалары Казан университеты Фәнни китапханәсендә, нәкышь әсәрләре тупланмасы ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана). 1938 нең 21 маенда кулга алына, 1940 ның 27 февралендә 3 елга хөкем ителә һәм Вятка хезмәт белән төзәтү лагерына җибәрелә. Аклана.

Христофор Львовичның энесе — Феопемпт Львович (20.12.1758 — 30.9.1817, Санкт-Петербург янындагы Сергий пустыненда җирләнә) — отставкадагы секунд-майор (1788), библиофил һәм коллекционер; Санкт-Петербург шәһәрендә яши (китапларының һәм картиналарының бер өлеше Казан университеты Фәнни китапханәсендә, ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана).

Нәселнең кече тармагын нигезләүче — Порфирий Львович (9.2.1760 — 29.12.1808, Өчкүл авылында җирләнә) отставкадагы секунд-майор (1788), надворный советник (1807), Казан наместниклыгы (1793–1796) һәм Казан губернасы (1806–1808) дворяннары башлыгы. Балалары: Александр Порфирьевич (1786-?) — Кременчуг пехота полкы полковнигы. Владимир Порфирьевич (7.6.1794, Казан — 12.3.1863, Югары Силезиянең Карлсруэ шәһәрендә җирләнә) — генерал-лейтенант (1855), сенатор (1859). Дәрәҗә алыр өчен, Казан университетында имтиханнар тапшыра (1810), Санкт-Петербургтагы Колонновожатыйлар әзерләү мәктәбендә укый. 1814–1828, 1831–1839 елларда принц Евгений Виртембергский адъютанты (1831 елдан генерал-майор). 1839 елдан Оренбург казаклар гаскәре командующие, 1841 елның 6 гыйнварыннан наказной атаман. 1841 елның 3 мартыннан 15 апреленә кадәр Воронеж шәһәре губернаторы һәм Воронеж гражданнар губернаторы, 1847 елның 22 маеннан 1857 нең 12 маена кадәр Казан уку-укыту округы попечителе. 1812 елгы Ватан сугышында, 1813–1814 елларда Көнбатыш Европа илләренә яуларда, 1828–1829 еллардагы рус-төрек сугышында, Польшадагы күтәрелешне бастыруда (1831), Хивага яуда (1839–1840) катнаша. Казан рус теле һәм әдәбиятын сөючеләр җәмгыяте шәрәфле әгъзасы (1847), Рус география җәмгыяте хакыйкый әгъзасы (1852), Казан руханилар семинариясе конференциясе (1855), Казан университеты шәрәфле әгъзасы (1857). Казан уку-укыту округы попечителе буларак, хөкүмәтнең мәгариф өлкәсендәге сәясәте кысаларында эшли, Казан уку-укыту округының уку йортларына, беренче чиратта Казан университетына игътибар бирә: күренекле Казан галимнәрен башкаладагы югары уку йортларына күчерүне тоткарларга тырыша, Казан университетының Шәрекъ бүлеге ябылу белән килешми; ректорлар Н.И.Лобачевский, И.Н.Симонов белән уртак тел таба, О.М.Ковалевскийны ректор итеп билгеләүне яклап чыга. 4 нче дәрәҗә Изге Георгий, 3 һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 1 һәм 4 нче дәрәҗә Изге Анна, 1 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары; «Батырлык өчен» алтын шпагасы, медальләр, Польшаның 3 нче дәрәҗә хәрби абруй билгесе белән бүләкләнә. Модест Порфирьевич (18.8.1799 — 28.9.1845, Өчкүл авылында җирләнә) — отставкадагы поручик (1823). 1815 елда бертуганы Орест Порфирьевич (11.11.1801 — 25.4.1870, Казан, Өчкүл авылында җирләнә) белән бергә күренекле астроном, Казан университеты профессоры И.А.Литтров пансионы укучылары арасында исәпләнә. 1815 елның 27 августында бертуган Молоствовлар — Казан университетының тел һәм әдәбият бүлеге студентлары; 1817 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алыналар. Модест 1819 елның 9 гыйнварыннан лейб-гвардия драгун полкы юнкеры, 1833 елдан Казан дворяннар җыены депутаты, 1836–1845 елларда Спас өязе дворяннары башлыгы. Болгар акчаларын туплый.

Владимир Порфирьевичның балалары: Вадим (10.2.1825, Карлсруэ шәһәре — 31.7.1881, Казанда җирләнә) — отставкадагы штабс-капитан (1859). Рус-төрек сугышында катнаша (1877–1878), батырлык күрсәткәне өчен, алтын корал белән бүләкләнә. 1860–1864 елларда Спас өязе дворяннары башлыгы. Герман (5.5.1827, Карлсруэ шәһәре — 1894, Казанда җирләнә) — отставкадагы артиллерия генералы (1889). Артиллерия училищесен тәмамлый (1846). 1856 елдан Кавказ армиясе башкомандующие адъютанты, 1864 елдан Әстерхан казаклар гаскәренең наказной атаманы. 1867 елдан Казан хәрби округы гаскәрләре командующие каршында махсус вазифалар башкаручы чиновник. 1869 елдан Тәтеш мәхкәмә округы шәрәфле мировой судьясы. 1879 елдан Казан хәрби Округы җирле гаскәрләре башлыгы. 2, 3, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 1, 2 нче дәрәҗә Изге Анна, 1 һәм 2 нче дәрәҗә Изге Станислав, Ак бөркет орденнары, 2 нче дәрәҗә Цериенген Арысланы Баден командир хачы, медальләр белән бүләкләнә.

Модест Порфирьевичның балалары: Порфирий Модестович (5.6.1827, Казан — 21.10.1890, шунда ук җирләнә) — генерал-лейтенант (1879), Венгрия һәм Төркиягә яуларда (1849), Кырым сугышында (1853–1855), Кавказны буйсындыруда (1860) катнаша. 1864 елдан Казан хәрби округының җирле гаскәрләре штабы башлыгы, 1867 елдан Харьков хәрби округы штабы башлыгы ярдәмчесе, генерал-майор. 1878 елдан Адрианополь санджакында губернатор, 1885 елдан отставкада. Зинаида Модестовна (18.11.1827, Өчкүл авылы — 10.2.1897, Казанда җирләнә) Казанда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтын тәмамлый. Ире — Н.В.Тиле. Владимир Модестович (24.11.1829, Өчкүл авылы — 19.11.1890, шунда ук җирләнә) Казан алпавыт крәстияннәренең тормыш-көнкүрешен һәм хәлен яхшырту комитеты эшендә катнаша (1858). 25 ел дәвамында Казан губернасының Тәтеш өязеннән гласный итеп сайлана. 1870–1873 елларда Казан губернасының земство идарәсе рәисе. 1875 елда Казан губернасы дворяннары башлыгы вазифасына кандидат итеп сайлана. Михаил Модестович (9.7.1841, Өчкүл авылы — 23.8.1882, шунда ук) гвардия подпрапорщиклары һәм кавалерия юнкерлары мәктәбен тәмамлый, лейб-гвардия Преображение полкы прапорщигы. Отставкага чыкканнан соң, Томск губернаторы карамагында була. Мировой судья булып хезмәт итә. 1875–1880 елларда Спас өязе дворяннары башлыгы. Модест Порфирьевич Молоствов, Депрейс Н.И. (Наталья Порфирьевна Молоствовага өйләнгән), Владимир Германович Молоствов гаиләләре Л.Н.Толстойның Казан танышлары була.

Герман Владимировичның уллары: Владимир Германович (9.4.1859, Казан — 18.1.1918, Тәтеш өязе Долгая Поляна авылында җирләнә) — хакыйкый статский советник (1912). Пажлар корпусын тәмамлаганнан соң, Болгария гаскәрләрендә (1883–1885), удел ведомствосында (1886–1892) хезмәт итә. 1892–1895 елларда Шәрекъкә сәяхәт кыла, Сүрия чүлен җәяү уза. 1896–1904 елларда Финанс министрлыгының Крәстияннәр һәм дворяннар җир банклары Казан бүлекчәләрендә хезмәт итә. 1904–1916 елларда Тәтеш өязе земствосы җыены гласные, 1906–1915 елларда шәрәфле мировой судья, 1905–1917 елларда Тәтеш өязе дворяннары башлыгы. 1913 елда «Kazan Oil-fields Limited» компаниясенең Казан бүлекчәсе директоры. Долгая Поляна утары хуҗасы (хәзер тарих-мәдәният һәм табигать паркы). 1910 елның 21 февралендә хатыны белән Ясная Полянада Л.Н.Толстой янында булалар. Николай Германович (21.1.1871, Казан — 20.5.1910, Санкт-Петербург) әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Молоствовларның нәселе Казан губернасы шәҗәрәләр китабының 6 нчы бүлегенә кертелгән. Нәсел туграсы 1886 елда раслана, Россия империясе Гомуми тугралар җыентыгының 14 нче бүлегенә кертелгән.

Әдәбият           

Корсаков Д.А. Владимир Модестович Молоствов: Некролог. К., 1890;

Лодыженский И.Н. Родословная Молоствовых. СПб., 1990;

Фролова С.А. Казанская ветвь дворянского рода Молоствовых (вторая половина XVIII в. — 1861 гг.): Дис. ... К., 1998;

шул ук. Феопемпт Львович Молоствов: библиофил, коллекционер // Чтения, посвящённые 225-летию со дня рождения Гавриила Каменева, поэта и жителя Казани: Материалы выступлений. К., 1998.

Автор — С.А.Фролова