Биографиясе

1946 елның 17 декабрендә Владивосток шәһәрендә туган.

1970 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Физика-техника институтында эшли, 1999 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр. 2003 елдан интенсив радиация тәэсирләре лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каты җисемнәргә ионнар кертү һәм аларны импульслы нурланыш белән үзгәртүгә карый.

Импульслы яктылык, электрон, ион нурланышлары көлтәләре белән тәэсир иткән тотрыксыз темп-ра кырларын хисаплау методикасын эшли. Ярымүткәргеч материалларны һәм структураларны импульслап эшкәртүне оптимальләштерү ысулын тәкъдим итә. И.Б.Хәйбуллин белән берлектә лазер нурында чыныктыру күренешен ача (1973).

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1988).

Хезмәтләре

Локальный лазерный отжиг ионно-легированных полупроводниковых слоёв // Физика и техника полупроводников. 1975. Т. 9, № 10 (автордаш).

Модификация структуры и электрическая активация примеси при наносекундном лазерном отжиге имплантированного кремния // Физика и техника полупроводников. 1988. Т. 22, № 1 (автордаш).

Формирование слоёв кубического карбида кремния на кремнии непрерывными и импульсивными пучками ионов углерода // Журнал технической физики. 2003. Т. 73, № 6.

Pulsed particle beam treatment of implanted silicon // Vаcuum. 1992. V.43, № 5–7 (автордаш).

Автор – Р.Г.Усманов