Биографиясе

1932 елның 8 мае, Алтай краеның Шипуново районы Шипуново авылы — 2011 елның 17 апреле, Мәскәү.

1956 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, профессор (1968), махсус математика (1968–1972), кибернетика (1972–1975) кафедралары мөдире.

1975 елдан СССР ФАнең Себер бүлегендә (Иркутск шәһәре): Себер энергетика институтында директор урынбасары, системалар теориясе һәм кибернетика бүлеге мөдире (1975–1980); Хисаплау үзәген оештыручы һәм директоры (1980–1991).

1991–1996 елларда РФА Транспорт проблемалары институтының (Санкт-Петербург) Мәскәү филиалы директоры.

1996 елдан Мәскәүдә: Машиналар төзү институты каршындагы Тотрыклылыкны һәм нәсызыкча динамиканы тикшерү үзәге директоры, 2000 елдан Мәскәү авиация институтының матем. кибернетика кафедрасы мөдире. Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре теоретик механикага, хәрәкәт тотрыклылыгы теориясенә, аналитик һәм нәсызыкча динамикага, социаль-икътисади һәм экология системаларны глобаль модельләштерүгә карый. Матросов тотрыклылык теориясендә һәм динамик системалар белән идарә итүдә Ляпуновның вектор-функцияләр алымын эшли; системаларның математика теориясендә теоремалар чыгару өчен, чагыштыру принцибын формалаштыра. Ясалма интеллект өлкәсендә фәнни юнәлеш — теоремалар чыгару һәм исбатлауны автоматлаштыру өчен, алгоритмлы якын килүне төзи. Матросов үстергән фәнни алымнар реаль техник объектларның динамикасы һәм алар белән идарә итү проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә (стратосфера обсерваторияләре, озак сроклы орбиталь станцияләр, элемтә спутниклары һ.б. өчен). Бөтендөнья һәм төбәкләр үсешен тикшерү, матем. модельләштерү һәм анализлау буенча халыкара һәм Россия проектлары җитәкчесе.

Казан техник университетының шәрәфле профессоры, К.Э.Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең шәрәфле әгъзасы.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984). Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре               

Метод сравнения в математической теории систем. Новосиб., 1980 (автордаш);

Алгоритмы вывода теории метода векторных функций Ляпунова. Новосиб., 1981 (автордаш);

Метод векторных функций Ляпунова: Анализ динамических свойств нелинейных систем. М., 2001;

Моделирование и управление процессами регионального развития. М., 2001 (автордаш).