Биографиясе

1944 елның 29 июлендә Ижевск шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1967).

1971–1973 елларда – «Яшь ленинчы», «Комсомолец Татарии» газеталарында, 1973 елдан «Азат хатын» журналында фотохәбәрче.

1987 елдан башлап (бүленеп) Г. Камал исемендәге Татар академия театрында фотограф булып эшли. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты (1971), Казан консерваториясе (1978), ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Халык иҗаты үзәге (2008–2010) тарафыннан ТР авылларына (Казан арты, Минзәлә районы), РФндә татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә (Киров өлкәсе, Әстерхан, Төмән, Уфа шәһәрләре һ.б.) оештырылган этнография һәм фольклор экспедицияләрендә катнаша.

1992–1998 елларда Кырымда эшли. 1996 елда БМО миссиясе заказы буенча Кырымнан куылган халыклар (Кырым татарлары, болгарлар, әрмәннәр, греклар, немецлар) тормышы турында репортажлар төшерә.

Ул Казан «Тасма» фотоклубын оештыручыларның берсе (1975), аның күргәзмәләрендә даими катнашучы.

Журналистлар берлеге (1976), Россия фоторәссамнары берлеге әгъзасы (2001).

Иҗаты

Татар профессор фотография мәктәбен үстерүгә зур өлеш кертә. Үзен документаль фотография остасы итеп таныта (КамАЗ, Түбән Кама шәһәре төзелешләреннән һ.б. фотолар), соңрак сәнгатьчә фотографиягә мөрәҗәгать итә. 1979 елда «Сабантуй» фотоальбомын бастыра. Тематик фотографияләр сериясендә Идел-Урал буе, Кырым, Себер, Польша, Литва татарларының көнкүрешен, табигатен, этник типларын чагылдыра. Бу эшләре Якуповка илебездә дә, чит илләрдә дә зур уңыш китерә. «Казан» («Казань», 1976), «Совет Татарстаны» («Советский Татарстан», Мәскәү, 1978), «Башка төрле Россия» («Другая Россия», Оксфорд, 1986), «Башка төрле күрүчеләр» («Инаковидящие», Хельсинки, 1988), «Үзгәрүчән чынбарлык» («Меняющаяся реальность», АКШ, Рочестер шәһәре, 1991), «Г. Камал исемендәге театр» («Театр им. Г. Камала», 1996), «Азнакай тамчылары» (2000), «Мең кыяфәтле Казан» («Казань тысячеликая», 2005), «Татарстан – уртак йортыбыз» («Татарстан – общий дом», 2007), «Татар театрына – 100 ел» («100 лет Татарскому театру», 2009) альбомнарындагы фотолар авторы.

Якупов иҗатында Кырым татарлары темасы аерым урын алып тора: «Газаплы кайту хроникасы» («Хроника трудного возвращения», 1992–1998) циклы, «Кырым. Югалтулар һәм табышлар» («Крым. Потери и приобретения», 1995), В.Якупованың «Кырым татарлары, яки Сталиннан сәлам!» («Крымские татары, или привет от Сталина!», 2002) китабындагы фоторәсемнәр.

Журналистларның халыкара «Уорлдпрессфото» фотоконкурсында (Нидерланд, Гаага шәһәре, 1978), Оксфордта (Англия, 1986), Хельсинкида (Финляндия, 1988), Нью-Йоркта (АКШ, 1991) һ.б. халыкара заманча фотография күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1990 елда (Финляндия, Тампере шәһәре), 1991 елда (Швеция, Стокгольм), 1994 елда (Польша, Люблин шәһәре), 1995 елда (Германия, Берлин), 1997 елда (Австрия, Пертшахам, Вертерзее шәһәрләрендә), 2005 елда (Финляндия, Хельсинки), 2006, 2011 елда (икесе дә – Казан),  2014 елда (Кувәйт) үткәрелә.

Әсәрләре С.-Петербургтагы Россия этнография музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Стокгольмдагы, Берлиндагы этнография музейларында, Нью-Йорктагы «Коркоран» галереясында һ.б. саклана.

Бүләкләре

Журналистларның республика «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» конкурсы лауреаты (2002).

Әдәбият

Шарипов В. Сабантуй, который всегда с нами // Советское фото. 1980. № 7.

Кутуй Р. Лики мгновений // Казань. 2003. № 3.

Колина С. Поиски и находки Рифа Якупова // Казань. 2011. № 5.

Автор – Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова