Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда тимерче алачыгы эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 386,6 дисәтинә (Иске Чиркәс авылы белән бергә) тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Көек-Ерыкса авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Буденный исемендәге колхоз оештырыла.

Халык саны

1859 елда — 283 (Иске Чиркәс авылы белән бергә),
1897 елда — 444,
1908 елда — 542 (Иске Чиркәс авылы белән бергә),
1920 елда — 309,
1926 елда — 305,
1949 елда — 175,
1958 елда — 169,
1970 елда — 104,
1979 елда — 35,
1989 елда — 15,
2002 елда — 1,
2010 елда — 1,
2017 елда — 1 кеше (рус).