Революциягә кадәрге чыганакларда Борисовские Отары исеме белән дә билгеле. 1860 кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 720,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшайск (1919 дан – Краснококшайск) өязе Күлле Киме волостенда, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Түбән Көек авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Таң” колхозы оештырыла. 1930 елларда аның составына Ворошилов исемендәге колхоз (Иске Шимбер авылы) керә. 1950 елда “Тельман” колхозы (Түбән Көек авылы) составына керә. Халкы күбесенчә “Уңыш” агрофирмасында эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Ә.Ә.Сәфәров (1961 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, полиция генерал-лейтенанты; 1998 елдан ТР буенча эчке эшләр министры; 2012 елдан ТР Премьер-министры урынбасары; 2013 елдан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе.

Халык саны

1782 елда – 69 ир-ат;
1859 елда – 711,
1897 елда – 573,
1908 елда – 628,
1920 елда – 495,
1926 елда – 442,
1938 елда – 420,
1949 елда – 315,
1958 елда – 214,
1970 елда – 222,
1979 елда – 190,
1989 елда – 94,
2002 елда – 75,
2010 елда – 60,
2015 елда – 56 кеше (татарлар).