Биографиясе

1933 елның 22 апрелендә Актаныш районы Кәзкәй авылында туган.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1955).

1970–1987 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы хәбәрчесе, бүлек мөдире.

1987 елдан «Сөембикә» журналының баш мөхәррире урынбасары булып эшли.

Иҗаты

Әсәрләре 1980 еллар уртасыннан басыла башлый – балалар өчен «Таш һәйкәл» (1987) исемле повесть һәм хикәяләр, «Чулманның ак йолдызы» (1988) дигән очерклар җыентыклары дөнья күрә. «Каргыш» (1993) повестенда 1940 нчы еллар буынының тормышы, сугыштан кырысланып кайткан егетнең язмышы яңача ачыла.

«Дөя муены» (1996) повесте татар әдәбиятында сирәк очрый торган сатира жанрында язылган. Автор төп героеның маҗаралары аша тормышның тискәре якларын тасвирлый.

«Тәкъдир» (1999) романының төп темасы – ХХ йөз ахырында татар халкының милли үзаңы яңару. «Тояк эзе» (2003) романы, «Мөкәррәмә» (2004), «И, кылган догам минем» (2006) повестьларында гыйбрәтле кеше язмышларын фәлсәфи-психологик яктан ача.

Әмирханов юмористик хикәяләрендә 1990 елларда илдә барган үзгәрешләр чорында күзәтелгән җитешсезлекләрне, көлкеле ситуацияләрне сурәтли.

Әсәрләр

Сайланма әсәрләр. Казан, 2004.

Әдәбият

Гыйләҗев А. Бәрәкалла, Әмирхан // Мәдәни җомга. 1997. 4 апр.

Әхмәтҗанов М. Килер бер көн. Казан, 1998.