1) Физик-географик мохит үзенчәлекләре чагылышы булган тау токымнарының барлыкка килү шартлары. Рус геология әдәбиятында фация төшенчәсен беренче булып (1868) Н.А.Головкинский куллана (кара Головкинский законы).

2) Билгеле бер физик-географик шартларда барлыкка килүче утырмалар. Фациянең 50 дән артык төрен билгелиләр. Фацияне өйрәнү (фациаль анализ) — тарихи геология һәм файдалы казылма чыганакларын фаразлауның төп алымнарының берсе. Фациянең генетик комплекслары формацияләр хасил итә. ТР территориясендә фациянең күп кенә төрләре очрый: геосинклиналь, платформа, диңгез, глауконит, известь-доломит, сидерит, фосфорит, цеолит, ташкүмер һ.б.

3) Географик ландшафтның элементар морфологик берәмлеге.