Шомбыт авылындагы Владимир Богородица чиркәве. 1787 ел

Тарихы

1730–1740 еллар чигендә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Шомбыт аракы заводы, Воронцов заводы, Богородское буларак та искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1738 елда граф И.И.Воронцов тарафыннан 5 нче Шомбыт аракы заводы төзелә (22 кеше эшли, елга 3 мең чиләк чимал спирт җитештерелә). 1913 завода дворян Л.Я.Лихачёв милкенә күчә (1 пар двигателе, 40 кеше эшли, елга 34 мең чиләк спирт җитештерелә).

1787 елда граф И.И.Воронцов хисабына Владимир Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә (1937 елда ябыла; бинасында склад урнаша; 1992 елда диндарларга кайтарыла; 1990 еллар ахырында – 2000 еллар башында төзекләндерелә; классицизм элементлары булган барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында волость идарәсе урнаша, Владимир‑Богородица чиркәве, бер сйныфлы земство катнаш рус училищесе (1874 елда ачыла, 1920 елда 46 ир бала һәм 37 кыз бала укый), бер сыйныфлы чиркәү‑приход мәктәбе (1884 елда ачыла, 1916 елда 8 ир бала һәм 58кыз бала укый), фельдшер пункты, авыруларны кабул итү бүлмәсе, аракы, ат һәм кирпеч заводлары, су тегермәне, такта яру урыны, постау фабрикасы, 2 тимерче алачыгы, 7 сыраханә, казна шәраб кибете, Казан аеклык җәмгыяте чәйханәсе һәм уку өе, сишәмбеләрдә базар эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 330 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Шомбыт авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Иосиф Сталин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – И.С.Бреев). 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – Иосиф Сталин исемендәге колхоз һәм «Шумбутский» совхозы, 1956–1966 еллардагы мәгълүматлар буенча – «Шумбутский» совхозы (үзәге – Шомбыт авылы), 1972–1992 еллардагы мәгълүматлар буенча, шул ук совхоз (үзәге – Биектау авылы) эшли. 2010 елга кадәр спирт заводы эшләп килә.

Халкы башлыча күрше торак пунктларда эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (бинасы 1974 елда төзелә).

«Малыш» балалар бакчасы (2000 елдан, беренче балалар бакчасы 1949 елда ачыла), мәдәният йорты (спирт заводының элеккеге конторасы бинасында), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

1999 елда мәктәп каршында музей оештырыла (нигезләүчесе – Г.И.Мөхәммәтҗанова).

Авылда бер-бер артлы А. һәм М. Артемьевлар, И.И.Воронцов, Ф.Н.Кандалинцев, Л.Я.Лихачёв милкендә булган аракы заводы биналары комплексы сакланган (XVIII йөз уртасы сәнәгать архитектурасы истәлеге).

Күренекле кешеләре

А.Я.Щербаков (1839–1900) – медицина докторы.

Халык саны

1782 елда – 201 ир-ат;
1859 елда – 972,
1897 елда – 1428,
1908 елда – 1347,
1920 елда – 1323,
1926 елда – 1303,
1938 елда – 683,
1949 елда – 2039,
1958 елда – 2700,
1970 елда – 1016,
1989 елда – 416,
2002 елда – 480,
2010 елда – 416,
2020 елда – 364 кеше (руслар – 65,9%, татарлар – 33,4%).