Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Өчиле авылы урамы

"Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Г.Тукай яшәгән нигездәге йорт

Татарстанның Арча районы Өчиле авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Г.Тукай яшәгән нигездәге йортта истәлек тактасы

Татарстанның Арча районы Өчиле авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Авылга XVII йөз ахыры – XVIII йөзнең башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Сюля исеме белән дә билгеле. 1920 елларга кадәр Кече Бирәзә исемен йөртә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук вак һөнәрчелек тарала.

1878 елда авылда мәчет төзелә. 1879–1907 елларда мәчетнең имам-хатибы булып Г.Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Зәйнелбәширов тора. 1890 елда ул авылга ятим калган Г.Тукайны алып кайта. Икенче тапкыр Г.Тукай монда авыру вакытында 1911 елның декабрь ахырыннан 1912 елның февраленә кадәр туганнарында яши.

Өчиле мәчете – дини архитектура истәлеге, XIX йөз татар агач төзелеш сәнгате үрнәге.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 545,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Яңа Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1994 елдан авылда “Чишмә” күмәк предприятиесе эшли, 2004 елдан – “Чишмә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1937 елдан, 1979 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1989 елдан), мәчет (1995 елдан) бар, 3 чишмә төзекләндерелгән.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Өчиле авыллыгы (Казан ханлыгы һәм соңрак чор) табыла.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет. 1878

Татарстанның Арча районы Өчиле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәчет. 1878

Татарстанның Арча районы Өчиле авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәчеттә истәлек тактасы

Татарстанның Арча районы Өчиле авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәчетнең эчке күренеше

Татарстанның Арча районы Өчиле авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Күренекле кешеләре

Г.А.Ахунов (1925–2000) – ТРның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары кавалеры;

Г.И.Ибраһимов (Казанлы) (1891–1938) – драма актеры, режиссер, татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе.

Фотограф Шакиров Р.Н. Чишмә

Татарстанның Арча районы Өчиле авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Өчиле авылы яны

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Өчиле авылы

"Казан арты" тарих-этнография музее

Халык саны

1782 елда – 69 ир заты;
1859 елда – 293,
1897 елда – 445,
1908 елда – 420,
1920 елда – 455,
1926 елда – 421,
1938 елда – 396,
1949 елда – 390,
1958 елда – 283,
1970 елда – 244,
1979 елда – 245,
1989 елда – 224,
2002 елда – 248,
2010 елда – 272,
2015 елда – 251 кеше (татарлар).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Өчиле авылы яны

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы