Үсемлекчелектән экологик чиста продукция алу өчен ашламалар куллануның иң нигезле алымнарын эшләү максаты белән туфрак, үсемлек һәм ашламаларның бер-берсенә тәэсир итү процессларын өйрәнә; авыл хуҗалыгы химияләштерүнең фәнни нигезе булып тора.

Туфрак белеме, үсемлекчелек, үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе, экология һ.б. белән тыгыз бәйләнгән.

Барлыкка килүе

Агрохимия XIX йөзнең беренче яртысында барлыкка килә. XIX йөзнең 30 елларында француз биологы Ж.Буссенго игенчелектә матдәләрнең өзлексез әйләнешен тикшерә, немец химигы Ю.Либих үсемлекләрне минераль тукландыру теориясен формалаштыра, Ротстед тәҗрибә станциясенә (Бөекбритания) нигез салучы Дж.Лос дөньяда беренче суперфосфат заводын төзи.

Ул вакыттагы рус агрохимиясе вәкилләре И.М.Комов һәм А.Т.Болотов туфракның уңдырышлылыгын яхшырту өчен органик ашламалар куллануга зур игътибар бирәләр. XIX йөзнең 60 елларында А.Н.Энгельгардт агрохимия буенча тикшеренүләрен башлый: көлсу туфракта фосфорит онының югары нәтиҗәлелеген исбатлый. Агрохимия үсеше өчен К.А.Тимирязевның үсемлекләр фотосинтезы һәм минераль туклануына багышланган классик тикшеренүләре, Д.И.Менделеевның минераль ашламалар белән тәҗрибәләре, П.С.Коссович, К.К.Гедройц, Д.А.Сабинин һ.б. галимнәрнең хезмәтләре зур әһәмияткә ия.

Россия агрохимия фәненә нигез салучы булып Д.Н.Прянишников санала. Аның үсемлекләрне азот белән тукландыру һәм азотлы ашламалар куллану буенча классик тикшеренүләре бөтен дөньяга таныла. Д.Н.Прянишников билгеләмәсе буенча, химик элементларның балансы һәм өзлексез әйләнеше белән идарә итү Агрохиминең төп бурычы булып тора.

Татарстанда үсеше

Илебезнең агрохими фәне үсешенә Татарстан галимнәре дә зур өлеш кертә. Б.Н.Горизонтов Казан агрохимиклар мәктәбенә нигез сала. Аның җитәкчелегендә 1920 елда Казан политехника институты каршында республикада беренче агрохимия кафедрасы оештырыла. Б.И.Горизонтовның фәнни тикшеренүләре, башлыча, игенчелектә фосфор куллану мәсьәләсенә карый.

Казан университеты, Казан авыл хуҗалыгы академиясе һ.б. уку йортлары галимнәренең агрохимия өлкәсендәге тикшеренүләре зур казанышларга китерә. Микроашламалар составының хелат формаларын (Урыссу тәҗрибә-химия заводы) һәм аммиак селитрасын (Яңа Менделеев химия заводы) эшләп чыгару җайга салына.

Республикада Дәүләт агрохимия хезмәте күрсәтү оештырыла (1964). Авыл хуҗалыгын химияләштерүдә фәнни нигезләнгән чаралар куллану сәясәтен «Татарский» агрохимия хезмәте күрсәтү проект-эзләнү үзәге гамәлгә ашыра.

1980 елларда республикада авыл хуҗалыгы проблемаларын чишүдә агрохиминең роле үсә. Авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең интенсив технологияләре, башлыча, ашламалар һ.б. химик чараларны рациональ куллануга нигезләнә. Бу исә үсемлекләрне оптималь тукландыру режимнарын, ашламаларның яңа формаларын һәм аларны куллануның яңа алымнарын тудыра.

Автор – И.А.Гайсин