Биографиясе

1902 елның 6 марты, Казан — 1966 елның 20 ноябре, шунда ук.

Татар композиторлары арасында махсус югары белемле беренче композитор. Иҗат эшчәнлеген милли музыка уен кораллары ансамбльләрендә музыкант буларак башлый.

1931 елда Мәскәү консерваториясенең этнография бүлеген (А.Александровның композиция классы) тәмамлый.

1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый.

1945 елдан Казан консерваториясендә (1949–1961 елларда композиция кафедра мөдире) укыта.

Иҗаты

Төрле елларда радиода, Татар опера һәм балет театрында (Казан) иҗат эшендә.

Мозаффаровның композиторлык мирасы бик зур: фольклор көйләре эшкәртмәләреннән алып, оригиналь җырларны, романсларны, опера, симфоник поэмалар, инструменталь концерт жанрындагы масштаблы әсәрләрне колачлый.

Мозаффаровның лирик-көнкүреш һәм лирик-психологик темаларга М.Фәйзи драмасы буенча Ә.Ерикәй либреттосына язылган «Галиябану» операсы (премьера 1940 елда Татар опера һәм балет театрында була) һәм Ә.Фәйзи либреттосына язылган «Зөлхәбирә» операсы татар опера сәнгатендә яңа юнәлеш ачып җибәрә. Бу әсәрләрнең төп үзенчәлеге — халык җырларына таяну һәм музыканың гадилеге, аңлаешлылыгы: «Галиябану» әсәре шактый фольклор материалы цитаталарына нигезләнә, «Зөлхәбирә» татар халкының традицион музыкаль мирасының интонацион һәм ритмик яктан баетылуы, музыкаль хәрәкәтнең драматиклашуы, музыкаль аһәңлелекнең классик чаралары җәлеп ителү белән аерылып тора.

Мозаффаровның иҗатында Г.Тукайга һәм М.Вахитовка багышланган программа характерындагы симфоник поэмалар зур урын били. Аларда композитор, татар музыкасында беренче буларак, реаль тарихи шәхесләрнең ышандырырлык образларын тудыра, кеше һәм җәмгыять, шагыйрь һәм халык кебек катлаулы темаларны күтәрә. Автор бу поэмаларда программлыкның гомумиләштерелгән төренә мөрәҗәгать итә, аның специфик үзенчәлекләрен милли материалда файдалана.

Мозаффаров татар музыкасы тарихында беренче тапкыр скрипка концерты жанрына караган әсәрләр иҗат итә. Матур мелодикага, тәэсирле лирикага ия әлеге әсәрләр концерт репертуарында төп урын алып тора.

Мозаффаровның симфоник әсәрләре драматургиясенең бөтенлеге, ачыклыгы һәм халык җырларының табигыйлеге белән генә аерылып тормый, ә халыкның инструментовка принципларына нигезләнгән музыка уен коралларында башкару алымы белән дә җәлеп итә.

Мозаффаров иҗатының зур өлешен вокаль музыка били. Композиторның Ә.Ерикәй шигырьләренә «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Кызлар җыры», М.Җәлил шигыренә «Җиләк җыйганда» һәм башка җырларының тематикасы күптөрле һәм үзенчәлекле, яңача интонацион төзелеше, якты лиризмы, шигырь ритмын ихлас сиземләве, саф мелодиясе, интонация-гармониягә бай булуы белән игътибарга лаек. Мозаффаровның Ә.Ерикәй шигыренә «Безнең юллар якты», Ә.Исхак шигырьләренә «Поход җыры», «Идел турында җыр», Г.Кутуй шигыренә «Туган ил» һәм башка җырлары гражданлык һәм патриотизм тематикасы белән аерылып тора.

Мозаффаров иҗатында вокаль лириканың үзенчәлекле төре формалаша. Текстларның поэтик эчтәлеге, җырларның мелодик төзелеше һәм үзенчәлекләре җыр-романслар барлыкка китерә, мәсьәлән, Ә.Ерикәй шигыренә «Тын бакчада», М.Садри шигыренә «Җырла сандугач», С.Хәким шигыренә «Башка берни дә кирәкми» һәм башкалар.

Композитор иҗатында балалар өчен язылган көйләр шактый зур урын алып тора. Аның әсәрләре музыка мәктәпләренең укыту программаларына кертелә.

Мозаффаров татар музыка фольклористикасы үсешенә дә зур өлеш кертә. Композитор тарафыннан тупланган татар көйләре язмалары аның милли музыкаль материалына сак һәм иҗади якын килүен күрсәтә. Ул йөздән артык татар көйләрен язып ала. Татар халкы музыкаль мирасының иң яхшы үрнәкләре кергән, иҗади һәм укыту практикасында актив кулланылган язмаларны бастырып чыгара (1964).

Мозаффаров төрле вокаль һәм инструменталь коллективлар өчен гаять күп татар халык көйләрен эшкәртә. Бу эшкәртмәләрдә халык көйләре классик фактура-гармоник чаралары һәм халыкчан башкару үзенчәлекләре белән табигый кушыла. «Салкын чишмә», «Эрбет», «Әллүки», «Сакмар» һәм башка озын көйләрнең хор эшкәртмәләре сәнгати әһәмиятләре белән аерылып тора.

Мозаффаров хәзерге профессиональ татар музыкасына нигез салучыларның берсе буларак танылу ала. Аның иҗатына тирән миллилек хас. Композитор, классик музыка формаларына татар музыкаль фольклорының үзенчәлекләрен органик рәвештә кертеп, традицион халыкчан мелодик идея кысаларын шактый киңәйтүгә ирешә. Иҗатының демократик юнәлеше, үзенчәлекле мелодик сәләт, күтәренке хис, шулай ук халык лирикасы катламнарына мөрәҗәгать итүе, милли музыканың эпик, драматик, гомумфәлсәфи образлылык белән баетылуы Мозаффаровка киң танылу китерә.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1959).

Төп әсәрләре

  • М.Фәйзинең шул исемендәге драмасы буенча Ә.Ерикәй либреттосына «Галиябану» (1940, 2 нче редакция 1966), «Зөлхәбирә» (1943, 2 нче редакция 1944) опералары;
  • Симфония (1944), Симфониетта (1945), Г.Тукай (1952), М.Вахитов (1956) истәлекләренә симфония поэмалар, оркестр белән скрипка өчен 2 концерт (1959, 1962),
  • Х.Вахит шигырьләренә «Бәхеткә юл» һәм «Чәчәк ат, Татарстан» (1950, 1956) кантаталары,
  • вокаль-инструменталь әсәрләр,
  • 100 дән артык татар халык җырлары язмалары һәм эшкәртмәләре һәм башкалар.

Әдәбият

Тазиева К. Мансур Музафаров. К., 1994; 

Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. К., 2007.

Автор Ф.Ш.Салитова