Төрле төсмерле ачык соры төстә.

Катылыгы 3; тыгызлыгы 1-2,4. Тышкы билгеләре буенча асбестны («тау җитене») хәтерләтүче озын җепселле һәм микробөртекле ике модификациядә очрый.

Коры климатик зона утырмаларында һәм җилләнү кабыгында барлыкка килә. Татарстан территориясендә палыгорскит чыганаклары Пермь һәм ташкүмер утырмаларында табылган.

Палыгорскит балчыклар авыл хуҗалыгында, төзелештә, газларны, нефть, майларны чистарту һәм киптерү өчен, бораулау эшләрендә кулланыла.