1808 елда Яңа Татар бистәсе зираты янында М.И.Апанаев иганәсенә төзелә. 1905–1906 елларда сәүдәгәр М.М.Галикеева иганәсенә шәрык-мөселман мотивлары кулланылган эклектика стилендә реконструкцияләнә.

Тасвирламасы

Түбәсенә өч яруслы манара утыртылган турыпочмаклы бина. Залы аслы-өсле ике рәт урнашкан тәрәзәләр аша яктыртыла, залның диварларында антресольләр урын алган. Ишеге мәчетнең төньягында. Тышкы почмакларында һәм тәрәзә араларында фасонлы кирпеч белән башкарылган үзенчәлекле капительләре булган киң пилястралар урнашкан.

1931 елда мәчет ябыла, бинасы мех комбинатына тапшырыла.

Манараның өске өлеше җимертелә, залы ике катлы итеп корыла, арка рәвешендәге тәрәзәләре зурайтыла һәм турыпочмаклы итеп үзгәртелә.

Сугыштан соңгы елларда бинада профилакторий, 1998 елдан ислам дине кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә урнаша.

2005 елда манараның чатыр белән төгәлләнгән цилиндр рәвешендәге югарыдагы ярусы элеккеге хәленә кайтарыла.

Әдәбият

Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. Казань, 1991.

Мечети Татарстана/ Сост.: Х.Г.Надырова, Р.Р.Хайрутдинов, Р.Р.Салихов. Казань, 2000.

Автор – Х.Г.Надыйрова