Эчтәлек

1602–1603 еллардан Хайван авылы буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тегүчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда җамигъ мәчет, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 815 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Арча шәһәр җирлеге составына керә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (7нче Арча мәктәбе, 1989 елдан), мәдәният йорты, китапханә, “Таң” мәчете бар.

Халык саны

1782 елда – 72 ир заты;
1859 елда – 316,
1897 елда – 470,
1908 елда – 597,
1920 елда – 653,
1926 елда – 648,
1938 елда – 683,
1949 елда – 552,
1970 елда – 556,
1979 елда – 600,
1989 елда – 522,
2002 елда – 552,
2010 елда – 588,
2015 елда – 618 кеше (татарлар).