Биографиясе

1908 елның 4 мае, Сембер губернасы, Сызрань өязе Усолье авылы –1988 елның 14 ноябре, Казан.

Н.Г.Чеботарёв шәкерте.

1937 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, алгебра кафедрасы мөдире (1971–1976 еллар).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре алгебрик функцияләр теориясенә, төзүгә карата геометрик мәсьәләләрдә Галуа кулланылышларына карый.

Циркуль һәм линейка ярдәмендә түгәрәк (Гиппократ) чокырчыкларны квадрирлау проблемасын тулысынча чишә.

Бер үзгәрешле алгебраик функцияләр кырының аскырлары теориясен үстерүгә өлеш кертә.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О квадрируемости круговых луночек при помощи конических сечений // Изв. физ.-матем. об-ва. Сер. 3. 1945. Т. 13;

Случай существования подполя у гиперэллиптического поля алгебраических функций // Уч. зап. Казан. университета. 1957. Т. 117, кн.26.