Биографиясе

1956 елның 18 октябрендә Арча районы Яңа Кенәр авылында туган.

1979 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, ТРның медицина учреждениеләрендә эшли.

1995 елдан Туберкулёзга каршы республика клиник диспансеры баш табибе, 1998 елдан директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бронх-үпкә авыруларына дифференциаль диагноз куюга карый.

Үпкәләрдәге деструктив туберкулёз авыруының төрле вариантларының көчәю үзенчәлеген һәм аны дәвалауның нәтиҗәле юлларын, үпкә туберкулёзлы авыруның шәхси үзенчәлекләрен һәм аның авыруга мөнәсәбәтен өйрәнә. Шундый авыруларны дәвалаганда җибәрелгән кимчелекләрне булдырмау өчен психотерапевтик коррекцияләү ысулын эшли һәм туберкулёзны дәвалау учреждениеләрендә гамәлгә кертә, авыруларны амбулаториядә дәвалау критерийләрен эшли.

Хезмәтләре

Особенности клиники, диагностики и лечения лобарной казеозной пневмонии // Казанский медицинский журнал. 1996. № 2.

Показания к стационарному лечению больных туберкулёзом: Учебно-методическое пособие. Казань, 2000 (автордаш).