Зөянең сул кушылдыгы.

Озынлыгы 31 км (ТР чикләрендә 19,5 км), бассейнының мәйданы 183,5 км2. Елга башы Чуаш Республикасы территориясендә, тамагы Яшел Үзән районының Кири авылыннан 5 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 55 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 4%.

Буа елгасының 0,8 дән алып 10,9 км га кадәр озынлыктагы 14 кушылдыгы бар, шуларның дүртесе ТР территориясендә. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,26 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнга еллык су агымы төшүнең уртача күпьеллык катламы 100 мм, ташу агымы катламы 96 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,024 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Буа бассейнында күләме 0,9 млн м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.