Эчтәлек

Озын кунычлы киез итек (яки пима) – татарларның традицион кышкы аяк киеме. Элегрәк кыска кунычлы киез итекләр (киез ката) еш кулланылган, алар кышкы галош рәвешендә – читек яки тула оек өстеннән киелгән.

Татарларда итек басу һөнәре киң таралыш ала, XIX йөз уртасыннан Казан губернасының Казан һәм Мамадыш өязләре, Вятка губернасының Малмыж өязе, Сембер губернасының Буа өязе халкы өчен читкә китеп эшләү кәсебе була. Аеруча Мамадыш өязенең Кече Әтнә һәм Кукмара авыллары осталары дан казана.

Читкә китеп эшләүчеләр заказчының утарында (гадәттә, мунчада) үз кирәк-яракларын кулланып эшлиләр. Киез итекне заказчы материалыннан басалар: йонны язалар, төсе, сыйфатына карап сортларга аералар, аннары тетәләр: йон арасына арыш оны сибә-сибә, чыбыктан үрелгән рәшәткәдә (дырындык) бәрән эчәгесеннән эшләнгән кыллы җәя белән, яисә киндергә төрелгән йонны су яки эремчек суы белән чылатып, идәндә тәгәрәтәләр. Киез итекне агач калыпта тиешле формага китереп, известьлы эремәдә кайнаталар, аннары, киптергәннән соң, пемза яки акбур белән ышкып тигезлиләр.

Кукмарада махсус технология буенча бизәкле киез итекләр җитештерелә: киез итекнең җиңелчә генә төргәкләнгән ак киез өслегенә тышкы яктан тамбур чигүе яки кыек җөй белән, гадәттә, кызыл һәм зәңгәр йон җепләр белән эшләнгән чигеш үрнәге тәгәрәтеп кертелә; чигүдәге төп бизәкләр: дулкынсыман, тешле-тешле, кыек полосалар, ромблы чылбыр, мөгезсыман фигуралар.

XIX йөз ахырында Кукмарада һәм Казанда киез итекләрне фабрикада җитештерү җайга салына. Йоннан басылган аяк киеменә бүген дә ихтыяҗ зур, аны төп җитештерүче – Кукмара киез итек-киез комбинаты.

Шулай ук кара: киез җитештерү.

Әдәбият

Воробьёв Н.И. Казанские татары. Казань, 1953.

Халиков Н.А.Хозяйство татар Поволжья и Урала. Казань, 1995.

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.