Биографиясе

1928 елның 25 маенда, Бөгелмә кантоны Бәйрәкәтамак авылында туа.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1950 ел).

1951–2000 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1996 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре лексикографиягә, тәрҗемә белеменә, татар прозасы (Г.Ибраһимов, Ф.Хөсни, Г.Ахунов һ.б.) теленә һәм стиленә карый.

Ф.М.Газизова «Русча-татарча икътисад терминнары сүзлеге»н (1999 ел) төзүче, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (1-3 т., 1977–1981 еллар), татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр төзүчеләрнең берсе.