- РУС
- ТАТ
Химик-органик, СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1929; 1924 елдан мөхбир әгъза), РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1926), Социалистик Хезмәт Герое (1945)
1861 елның 25 гыйнвары (6 феврале), Херсон губернасы Тирасполь шәһәре – 1953 елның 31 июле, Мәскәү.
Дворян гаиләсендә туа, биш яшендә ятим кала, әбисендә тәрбияләнә. Новороссийск (Одесса) университетын тәмамлый (1884), Германиядә стажировка үтә. Магистрлык (1889) һәм докторлык (1891) диссертацияләрен яклый. 1893 елдан – Мәскәү университеты профессоры.
1893–1911 елларда 200 дән артык фәнни мәкалә бастыра; нефть мөһим тикшеренү объекты була, нәтиҗәдә Россиядә беренче булып нефтьне термик крекинглау производствосы эшли башлый. Югары хатын-кызлар курсларында органик химия кафедрасын оештыра, лаборатория булдыра.
Финанс министрлыгының Үзәк лабораториясен төзүдә (1900 еллар башы), Шанявский исемендәге халык университетын ачуда (1908) катнаша.
1911 елда Кассо мәгариф министры сәясәтенә каршылык йөзеннән отставкага китә, Санкт-Петербургка күченә.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында активлаштырылган агач күмере нигезендә (В.С.Садиков белән берлектә) күмер противогазы уйлап таба; 1916 елның февралендә, кыр сынауларыннан соң, кораллануга алына – сугыш елларында Россия һәм союздашлар армиясенә 11 миллионнан артык противогаз җибәрелә.
1917 елгы Февраль революциясеннән соң Мәскәү университетына кайта. Нефть химиясенә, органик катализга, үтә югары басым химиясенә нигез салучыларның берсе.
Зур фәнни мәктәп булдыра.
Ленин орденнары белән (1940, 1945, 1946, 1951), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1941, 1942), медальләр белән бүләкләнә.
А.М.Бутлеров исемендәге Зур премия (1924), В.И.Ленин исемендәге премия (1934), өч Дәүләт премиясе (1942, 1946, 1948) лауреаты.
СССР Фәннәр академиясенең Органик химия институты (1953) аның исеме белән атала. Казанда бер урамга аның исеме бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.