- РУС
- ТАТ
Татарстанның Буа районындагы авыл, Ульяновск өлкәсе белән чиктәш, Буа шәһәреннән 33 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
Авылга XVIII йөздә нигез салына.
1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
ХХ йөз башында чиркәү-приход мәктәбе, 4 сәүдә-сәнәгать йорты эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 566,4 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.
1930 елның 10 августыннан –Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.
Хәзер Чуаш Киштәге авыл җирлегенә керә.
1929 елда авылда «Кызыл Киштәк» колхозы оештырыла, 1963 елда зурайтылган «Родина» колхозы составына керә, 1982 елда авыл «Россия» колхозы составында бүленеп чыга.
1994 елдан «Восход» колхозы, 2002 елдан «Восход» күмәк предприятиесе, 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «В.Чернов исем. агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2017 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар (2014 елда төзелгән күп функцияле үзәктә урнашалар).
Е.К.Салмин (1939–2012) – милиция генерал-майоры, СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре.
1859 елда – 187,
1897 елда – 494,
1913 елда – 591,
1920 елда – 646,
1926 елда – 687,
1938 елда – 769,
1949 елда – 665,
1958 елда – 716,
1970 елда – 622,
1979 елда – 590,
1989 елда – 311,
2002 елда – 293,
2010 елда – 335,
2015 елда – 255 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.